В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ошаган йорт хайванын өйгә алып китәргә мөмкин
Фото: Денис Гордийко
Акция этләр йөртү мәйданчыгында 12:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр узачак. Керү ирекле. Йорт хайванын алып китәргә теләүчеләргә, документлар рәсмиләштерү өчен, паспорт кирәк булачак, дип хәбәр итте оештыручылар.
Быел «Дуслык тәпие»н биш җәмәгать киңлеге территориясендә: Горки-Әмәт урманында, «Весна» торак комплексы һәм Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты янындагы паркларда, Фучик урамындагы бульварда, «Крылья Советов» паркында уздыру планлаштырыла. Параллель рәвештә җәйге сезон дәвамында җәмәгать киңлекләрендә этләр һәм аларның хуҗалары өчен төрле форматтагы чаралар үткәреләчәк.
Узган ел «Дуслык тәпие» җәйге йомгаклау акциясе вакытында биш эт үзләренә яңа хуҗалар тапкан. Приютлар өчен шулай ук 70 кг азык һәм төрле-кирәк яраклар җыелган.