В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Инсталляцияне бүген Универсиада проспектында урнаштырдылар
Универсиада проспектында бүген Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясенең стела-логотибы урнаштырылган. Яктылык исәбенә инсталляция төнлә дә күренәчәк.
«Безнең логотип монда үсүсче лаләләр һәм Идел дулкыннарын гәүдәләндерә» – диде район хакимияте башлыгы Альберт Салихов.
Стела дизайнын Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе архитекторы эшләгән. Аның үлчәмнәре биеклеге 3,5 м га һәм озынлыгы 3 м га җитә.
Җайланманы урнаштыру барышында дүрт белгеч җәлеп ителде, дип хәбәр иттеләр район администрациясе матбугат хезмәтендә.
Мондый стела-логотип шәһәрнең Идел буе районында инде бар. Ул узган ел Оренбург трактында пәйда булды.