Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.08.2019, 17:38

Казанда капиталь ремонттан соң берьюлы өч яшүсмерләр клубы ачылды

Яңартылган учреждениеләрдә киностудия, чүлмәк ясау остаханәсе һәм бьюти-технологияләр остаханәсе барлыкка килде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче август). Бүген Казанда капиталь ремонттан соң берьюлы 3 яшьләр-яшүсмерләр клубы ачылды: «Олимп» (Чуйков ур., 22), «Дружба» (Мусин ур., 70) и «Ника» (Восстание ур., 59).

Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов һәм «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе директоры Айрат Ситдыйков ачылыш тантанасының мәртәбәле кунаклары булдылар.

Айрат Фәизов капиталь ремонттан соң яшүсмерләр клубларының үтемлерәк һәм заманчарак булуын, яшь буын арасында кирәкле күп кенә яңа юнәлешләр ачылуын билгеләп үтте. Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе яшьләргә яңа креатив идеяләр теләде.

Яшүсмерләр клубларының дизайнын һәм планировкасын Татарстанның яшь архитекторлары эшләгән. Төп басым күпфункцияле булуга ясалды – һәр квадрат метр билгеләнеш буенча кулланыла. Мәсәлән, «Олимп»та балалар һәм яшүсмерләр үз көчләрен чүлмәк ясау сәнгатендә һәм әвәләүдә сынап карый, сынлы сәнгать, робототехника, интуитив рәсем, инглиз телен өйрәнә алалар.

«Дружба» яшүсмерләр клубы ачылган көнне «бьюти-студиягә» әверелде, теләгән һәркем маникюр, визаж һәм чәчтараш сәнгате буенча мастер-класска бара алды. Бьюти-технологияләр остаханәсе киләчәктә дә «Дружба»да эшләячәк. Яңартылган клубта тәрбияләнүчеләр шулай ук гитарада, шашка һәм шахмат уйнарга өйрәнәчәкләр. Клубның бер юнәлеше - логопедия булачак.

«Ника» ачылышында кунаклар кинематография атмосферасына чумды. Сүз уңаеннан, бүген илдә Россия киносы көне билгеләп үтелә. Клубта тәрбияләнүчеләр кинофильм геройлары киемнәренә киенеп, клуб кунаклары өчен интерактив программа әзерләделәр. Әйтергә кирәк, нәкъ менә бу клубта киностудия барлыкка киләчәк, анда балалар видеооператор сәнгате, фотография, монтаж нигезләрен өйрәнәчәкләр, дип хәбәр иттеләр Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында.

Яшүсмерләр клубларын капиталь ремонтлау программасы Татарстанда 2013 елдан бирле тормышка ашырыла. Бу вакыт эчендә, агымдагы ел программасын исәпкә алып, Казанда 57 яшүсмерләр клубыннан 40-ы ремонтланган, аларда 7 меңнән артык яшүсмер йөри.

Капиталь ремонт барышында инженер челтәрләрен алмаштыралар, санузеллар, душ бүлмәләре һәм дәресләр өчен заллар торгызыла, фасадлар һәм керү төркемнәре ремонтлана, инвентарь һәм җиһазлар яңартыла. Бу елларда финанслауның гомуми күләме 213,25 млн. сум тәшкил иткән.

Быел программа кысаларында барлыгы 43,05 млн. сумлык 14 яшүсмерләр клубы ремонтлана, аларга меңнән артык яшүсмер йөри.

Барлык яңалыклар