Клара Цеткин урамында электрон каталог һәм бушлай коворкинглы яңартылган китапханә ачылды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче март, Алена Мирошниченко). Шәһәр китапханәләрен модернизацияләү якындагы елларда Казанда мәдәният өлкәсендә стратегик юнәлешләрнең берсе булачак. Бу хакта бүген шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе вакытында Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итте.
Казандагы һәр китапханә, мәдәни үзәк кебек үк, бердәм танылган бренд астында берләшәчәк. «Шәһәр китапханәләрен модернизацияләү һәм интеллектуаль ял өлкәсендә яңа форматлар эзләү мәдәният өлкәсендә яңа стратегик юнәлешләргә әверелде», - диде Азат Абзалов. Әйтик, узган елның декабрендә шәһәрнең Киров районында Клара Цеткин урамында яңа буын китапханәсе ачылды. Учреждениедә яңа концептуаль модель тормышка ашырыла: бердәм архитектура-дизайн бизәлеше, укучыларга китапханә фондларын максималь рәвештә ачарга мөмкинлек бирә торган яңа сервислар, бушлай коворкинг. Сүз уңаеннан, бу Бишбалта бистәсе халкына хезмәт күрсәтә торган бердәнбер китапханә.
Чиратта - Вишневский урамындагы үзәк китапханәне яңарту, хәзерге вакытта объектны проектлау тәмамланып килә. Ә Идел буе районының Мәүлетов урамындагы иң зур китапханәләренең берсендә түбәне ремонтлау төгәлләнде инде, дип хәбәр итте А.Абзалов.