В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юлларда кар чистарту техникасы саны сизелерлек артачак – башкала урамнарында тәүлегенә мең берәмлектән артык махсус техника эшләячәк
Денис Гордийко фотосы
Юлларда кар чистарту техникасы саны сизелерлек артачак – башкала урамнарында тәүлегенә мең берәмлектән артык махсус техника эшләячәк. Эш процессында төп басым кар себерүгә, юл өслеген бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртүгә һәм карны тиз арада кар эретү станцияләренә илтеп тапшыруга ясалачак.
Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров шәһәр халкын хезмәттәшлеккә өндәде – бу көннәрдә шәхси автотранспорттан баш тартуны сорады. Болай эшләү махсус техникага урамнарны тиз арада кардан чистартырга мөмкинлек бирәчәк.
«Казанда «Буран» планы игълан ителде. Көчле кар яву нәтиҗәләрен җайга салу өчен булган барлык көчләр кулланыла һәм чаралар күрелә. Без шәһәр халкына шәхси транспортта йөрү санын киметергә һәм автомобильләрне машина юлында калдырмаска киңәш итәбез. Бу юл хезмәтләре шәһәр территориясен кыска вакыт эчендә сыйфатлы итеп җыештыру өчен кирәкле алым», - дип өндәде Альберт Шәйнуров.
Коммуналь хезмәткәрләр юллардан 15,5 мең тонна кар җыеп алган инде. Җыештыру эшләренә 964 берәмлек техника (җәлеп ителгән машиналарны да кертеп) һәм 683 юл эшчесе җәлеп ителгән.
Бозлавыкка каршы 1,5 мең тонна материал: 560 тонна – заманча реагентлар, 1 016 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.
Порт, Несмелов, Воровский, Васильченко, Тула, Гадел Кутуй урамнарында һәм Җиңү проспектында урнашкан сигез кар эретү станциясе тулы куәтенә эшли.
Хәзерге вакытта шәһәр хезмәтләренең шәхси кышкы техника паркында 577 берәмлек техника һәм 28 берәмлек асылмалы җайланма (роторлы кар чистарткычлар, ком тарату җайланмалары) исәпләнә. Аларга «Буран» планы кысаларында подрядчы оешмаларның өстәмә техникалары да ярдәм итәчәк.