Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.05.2025, 12:56

Казанда «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты буенча юлларны ремонтлау башланды

Ике урында – Ямашев проспекты һәм Сахалин урамы — 50 юл эшчесе һәм 20 берәмлек техника эшли

Казанда зур юл сезонына старт бирелде: «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында гына да шәһәрдә гомуми озынлыгы 7 км булган 12 юл участогы төзәтеләчәк. Юл эшләре берьюлы шәһәрнең берничә районында башланып китте. Сахалин һәм Хөсәен Ямашев урамнарында әзерлек эшләре башкарылган инде.
Юл төзүчеләр эшли башлаган беренче мәйданчыкларның берсе Сахалин урамы булды. Ударная урамыннан Пржевальский урамына тиклем участокта 28 юл эшчесе һәм 10 берәмлек юл-төзелеш техникасы эшли. Анда шактый күләмдә эшләр башкарылган инде. Юлчылар иске асфальт-бетон өслекне сүтеп бетергәннәр, яңа юлның өске һәм аскы катламын түшәгәннәр. Моннан тыш, автомобиль юлларын җәяүлеләр зоналарыннан аеру өчен билгеләнгән юл бетон киртәләрен, шулай ук җәяүлеләр йөрү һәм парк зоналарын төзекләндерү өчен кулланыла торган тротуар киртәләрен урнаштыру эшләре төгәлләнде. Тротуарга асфальт җәюгә актив әзерлек бара.

Шул эшләр белән берлектә шәһәрнең Яңа Савин районында Хөсәен Ямашев проспектында, Адоратский урамыннан алып Өченче транспорт дамбасына кадәр юл участогында да төзелеш эшләре алып барыла. Объектта 25 юл төзүче һәм 12 берәмлек төзелеш техникасы эшли. Бүгенге көнгә эшчеләр юл өслеген фрезерлаганнар инде — юл техникасы ярдәмендә асфальтның өске өлешен салдырганнар. Хәзер тигезләүче асфальт катламын җәю һәм 700 метрлы юл киртәсен алыштыру эшләре алып барыла.

Исегезгә төшерәбез, быел Казанда барлыгы 170 юл участогын ремонтлау планлаштырылган, шуларның 12се «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты буенча яңартылачак. Бүгенгә 10 участокта ремонт эшләре алып барыла. Эшләр 66% ка үтәлгән.

Башкарыла торган эшләр исемлегенә юлларның асфальт-бетон өслеген төзәтү генә түгел, җәяүлеләр йөрү юлын төзекләндерү, шулай ук юл хәрәкәте иминлеге элементларын урнаштыру һәм яңарту да кертелгән. Бу юл билгеләрен, киртәләрне, ясалма юл тигезсезлекләрен һәм хәрәкәттә катнашучыларның барысына да – машина йөртүчеләргә, җәяүлеләргә һәм велосипедчыларга уңайлыклар һәм куркынычсызлык тәэмин итә торган башка мөһим элементларны үз эченә ала.
Фоторепортаж
Казанда «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты буенча юлларны төзекләндерү башланды
Видеорепортаж
30.05.2025 12:50
Казанда «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты буенча юлларны төзекләндерү башланды
Барлык яңалыклар