В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу суүткәргеч участогын үзәкләштерелгән челтәрләргә тоташтыру белән бәйле
Казанның Вахитов районындагы кайбер йортларнда яшәүчеләр бер тәүлеккә сусыз калачак. Сәбәбе — торак комплексның Островский урамындагы суүткәргеч участогын үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру.
«Водоканал» МУП хәбәр иткәнчә, су бирү 20 майның 9:00 дан 21 майның 9:00 га кадәр түбәндәге адреслар буенча туктатылачак:
Туфан Миңнуллин ур., 8а, 8б/15, 8в/15; 10/1, 10а;
Островский ур., 98, 98а, 100, 102, 103, 104;
Павлюхин ур., 37, 41а, 57, 57 (1 корпус);
Марсель Сәлимҗанов ур., 2в, 2г, 5, 15/8Б; 15/8В, 17, 19, 21, 23;
Спартак ур., 2а, 2 (1,2,3 корп.), 2Д, 6, 8, 12, 14,19, 19а, 21, 21а, 22, 23, 35, 43, 53, 81;
Һади Такташ ур., 1, 2, 4, 24, 26, 26в, 28, 28а, 28а/1, 30, 32а, 32/1, 32/2, 39, 47, 49.
Сулы автоцистерналарны килүче гаризалар буенча +7(843)231-62-60 телефоны аша урнаштырачаклар.