Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.03.2022, 16:29

Казанда сугыш ветераннары өчен госпиталь стационарын капиталь ремонтлыйлар

Эшләрне бу елның өченче кварталында тәмамлау планлаштырыла.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы март). Казанның сугыш ветераннары өчен госпитальнең стационар бүлегендә капиталь ремонт бара. Аны бу елның өченче кварталында тәмамлау планлаштырыла.

Бүгенге көндә госпитальдә су белән тәэмин итү, җылыту һәм электр белән тәэмин итү системаларын алыштырганнар, тәрәзәләрне һәм ишекләрне алмаштыруны, шулай ук медицина газларын бирү һәм вентиляция системасын монтажлауны үз эченә алган гомумтөзелеш эшләрен төгәлләгәннәр. Үзәк нерв системасы зарарланган пациентларны медицина реабилитациясе бүлеге урнашкан икенче катны ремонтлау 50% ка үтәлгән. Өченче кат – гериатрия бүлеге инде тәмамлану этабында, биналарның эчке отделкасы бара.

Ремонт эшләреннән тыш, медицина учреждениесенең җиһазланышы да яңартылачак. Госпитальнең кан тамырлары үзәгендә функциональ караватлар, тернәкләндерү җиһазлары, стационар УЗИ аппараты һәм магнит стимуляторы урнаштыру планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәтендә.

Пациентларны кабул итү туктатылмады, ул госпитальнең ремонт эшләре тәмамланган яки якын киләчәктә төзекләндерү бетәчәк катларда бара.

Исегезгә төшерәбез, быел Казанда берничә медицина учреждениесен модернизацияләү һәм төзү планлаштырыла. Әйтик, капиталь ремонт 16 нчы номерлы шәһәр хастаханәсе стационарында башланды, ремонтланган бинага туберкулез диспансерының барлык бүлекләре күчәчәк.

Барлык яңалыклар