Күпфатирлы йортларның гомуми файдаланудагы урыннарын дезинфекцияләү чаралары белән эшкәртү дәвам итә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы апрель, Алсу Сафина). Казанда күпфатирлы йортларның гомуми файдаланудагы урыннарын дезинфекцияләү чаралары белән эшкәртү дәвам итә. Көн саен 84% подъезд эшкәртелә, дип хәбәр итте бүген инфекция таралуга каршы тору буенча шәһәр штабы утырышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин.
27-нче марттан 5-нче апрельгә кадәр «Ачык Казан» системасына баскычларны дезинфекция белән эшкәртү өчен шәһәрлеләрдән 3248 гариза килгән. И.Гыйниятуллин билгеләп үткәнчә, бүгенгә 88% мөрәҗәгать үтәлгән, барлык заявкалар да шәһәр Башкарма комитеты контролендә. «Ведомство торагы, тулай торакларның милекчеләре, торак милекчеләре һәм торак-төзелеш кооперативлары рәисләре эшен көчәйтергә кирәк», - дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Исегезгә төшерәбез, 18-нче марттан башлап Казанда керү һәм тамбур ишекләрне, ишек тоткаларны, сүндергечләрне, домофоннарны, баскычлардагы тоткаларны, почта әрҗәләрен, лифтларның махсус дезинфекция чаралары белән идарә итү панельләрен эшкәртү гамәлгә ашырыла. Өслекләрне эшкәртү көн саен үткәрелергә тиеш. Әгәр дә дезинфекция үткәрелмәгән булса, казанлылар «Ачык Казан» системасына гаризаны сайтта яисә мобиль кушымта аша калдыра ала, шулай ук call-үзәккә 063 һәм +7(843)236-41-23 телефоннары буенча шалтыратырга мөмкин.