Мәйданчыкта шәһәрлеләр әйберләр һәм чәчәкләр белән алмаша, икенчел чималны эшкәртүгә тапшыра ала
Фото: Марат Мөгыйнов
Катнашучыларны мастер-класслар һәм лекцияләр, экостартаплар һәм фикердәшләр белән танышулар көтә. Шулай ук хәйриячелек һәм эшкәртү өчен киемнәр, «Надежда» хайваннар приютына кирәк-яраклар җыю оештырылачак.
Фестиваль Академик Королев урамы, 47 адресы буенча 12:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр эшләячәк, дип хәбәр ителә «Экологично» төркеменең «Вконтакте» социаль челтәрендәге битендә.
Исегезгә төшерәбез, бу шимбәдә ТР башкаласында гомумшәһәр өмәсе уза. Төп игътибар сулыкларның яр буе зоналарын һәм урман полосаларын чистартуга биреләчәк. «Локомотив» пляжында шәһәр халкы өчен блоггинг оештырыла.