Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.03.2019, 12:05

Быел Казанда 296 ишегалдын төзекләндерү барышында 5 мең парковка урыны булдырылачак

Төзекләндерү эшләре 150 меңгә якын шәһәр кешесенә кагылачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче март, Ксения Швецова). Бүгенге эшлекле дүшәмбедә бу елда Казанда 300 мең квадрат метрдан артык мәйданда 296 ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла, дип сөйләде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев.

Беренче чиратта, ишегалларын ремонтлау планлаштырылган территорияләр исемлегенә халык саны буенча иң күп кеше яшәгән һәм асфальт-бетон өслеге иң нык таушалган территорияләр кергән. Моннан тыш, күптән түгел капиталь ремонт үткәрелгән йортларның ишегалларына өстенлек бирелә, чөнки капиталь ремонт вакытында эшчеләр төзекләндерү элементларын бозарга мөмкин, дип билгеләп үтте И.Куляжев.

«Тагын бер принципны безгә тормыш үзе күрсәтте – бер ишегалдын аерып алып ремонтларга ярамый. Кагыйдә буларак, барлык ишегаллары да үзара бәйләнгән, аларга су бирү мөмкинлеген тәэмин итәргә кирәк, шуңа күрә без программага, бер ишегалдын төзекләндерү аркасында икенчесен су басмасын өчен, берьюлы берничә ишегалдын кертергә тырышабыз», – дип өстәде спикер.

Ремонт барышында гамәлдәге асфальт-бетон катламын алыштыру, машиналар йөрү өлешен киңәйтү, хәрәкәт итү мөмкинлеге чикләнгән халык төркемнәре өчен уңайлы мохит булдыру элементларын урнаштыру планлаштырыла. Автомобильле кешеләр өчен 5 мең парковка урыны булдырылачак.

«Әлеге программаны гамәлгә ашыру барышында без йортта яшәүче барлык кешеләрнең фикерләрен исәпкә алырга тырышабыз. Ишегалларында машина кую урыннары санын чиксез арттыру дөрес булмас, чөнки балалар, өлкән буын, яшь гаиләләр мәнфәгатьләре дә бар, – дип аңлатты И. Куляжев. – Мөмкин булганчанча без парковка урыннарын булдырабыз, ашыгыч ярдәм, янгын хезмәте машиналары йөри алсын өчен квартал эчендәге юлларны киңәйтәбез. Әмма шул ук вакытта балалар мәйданчыклары, йорт түрендәге бакчалар, эскәмияләр, ком, контейнер мәйданчыклары турында да онытмыйбыз. Боларның барысын да халык белән әңгәмә барышында без һәр ишегалдында гамәлгә ашырырга тырышабыз».

«Безнең планнарыбыз зурдан – халык безгә шалтырата, яза, ремонт кирәк булган ишегаллары турында хәбәр итә. Бу бик мөһим программа, аның ярдәмендә без 300-гә якын ишегалдын төзекләндерәчәкбез, 150 меңгә якын казанлы башкарылган эшләрдән соңгы аерманы сизәчәк», – дип сөйләде Казан Мэры Илсур Метшин.

Төзекләндерү эшләренә җылы һава торышы башлану белән керешергә планлаштырыла. Тулаем алганда, 2013 елдан, агымдагы елны исәпкә алып, Казанда 1885 ишегалды ремонтланачак.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 25.03.2019
Видеорепортаж
25.03.2019 10:30
Казанда 2019 елда 32 урам һәм 296 ишегалды төзекләндереләчәк
Барлык яңалыклар