Быел Сахалин, Воровский, Октябрь урамнарында һәм Ямашев проспектында юллар ремонтланачак
Яңартылган участокларның озынлыгы ике километрдан артык тәшкил итәчәк
Быел «Имин сыйфатлы юллар» программасы буенча Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районының дүрт участогында ремонт эшләре башкарылачак. Программага Сахалин, Воровский, Октябрь урамнары һәм Ямашев проспекты керәчәк. Яңартылган участокларның гомуми озынлыгы ике километрдан артык тәшкил итәчәк. Ремонтка 250 млн сум юнәлдереләчәк. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Ренат Шәмсетдинов сөйләде.
Узган ел программа буенча Копылов һәм Гаврилов урамнарындагы ике участокны төзекләндергәннәр. Бу максатларга 250 млн сум акча бүлеп биргәннәр. Шулай ук БРИКС саммитын уздыруга 8 км озынлыктагы 977 млн сумлык юл өслеге яңартылган.