Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.07.2023, 11:17

Большая Красная урамындагы 59 нчы һәйкәл-йортның түбәсен ремонтлаячаклар

Моның өчен проект документациясе эшләнәчәк

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче июль, Юлия Летникова). Большая Красная урамындагы 59 нчы йортта – 1935 елда конструктивизм стилендә төзелгән мәдәни мирас объектында – түбә ремонтлана. Моның өчен быел проект документациясе эшләнәчәк, дип хәбәр итте Башкарма комитеттагы аппарат киңәшмәсендә ТКХ комитеты рәисе Василий Лысачкин.

2023 елга торак фондын капиталь ремонтлау программасына мәдәни мирас объекты булган ике йорт кертелгән. Алар арасында Ульянов-Ленин урамы, 31 адресындагы Сухановлар утары бар, ул 1917 елга кадәр төзелгән ике катлы агач бинадан гыйбарәт. Биредә салкын су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу системасы, электр, түбә һәм фасад ремонтланачак. Шулай ук эшләр Театр урамы, 5 нче йортка да кагылачак, анда инде түбә ремонтлана башлаган.

«Шушы көннәрдә федераль закон чыгаручы тарафыннан мәдәни мирас объекты булып саналган йортларны капиталь ремонтлау буенча карар җайга салынды. Ниһаять, мондый йортларда капиталь ремонт эшләрен башкаруга якын килү дифференциацияләнгән. Хәзер махсус оешмаларны бары тик сак объектына кагылышлы конструктивны ремонтлау өчен генә җәлеп итәргә кирәк. Икенче очракта – эшләрне стандарт капиталь ремонт методикасы буенча алып баралар», –дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

Василий Лысачкин сүзләренчә, Казанда барлыгы мәдәни мирас объекты булган 149 йорт бар. Аларның 76 сы яңартылган, тагын 73 йортны ремонтлау таләп ителә.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе 24.07.2023
Видеорепортаж
24.07.2023 11:30
Казанда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт 76% ка башкарылган
Барлык яңалыклар