В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТКХ комитеты рәисе Дмитрий Анисимов шәхсән үзе процессны контрольдә тотты.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче сентябрь, Камилә Гобәйдуллина). Казанда Р.Зорге урамындагы 81-нче номерлы йортта баскыч мәйданчыгында торгызу эшләре алып барыла. 1976 елда төзелгән тугыз катлы бинаның икенче подъездында баскыч маршының җимерелүе 28-нче август кичендә килеп чыккан – бу хакта хәбәрне йортта яшәүчеләр «Ачык Казан» сервисы аша җибәргән. Бүген ремонт эшләре барышын контрольдә тотарга шәһәр Башкарма комитетының ТКХ комитеты рәисе Дмитрий Анисимов килде. «Шул ук кичтә шунда ук идарәче компаниянең авария хезмәте эшләде. Трап куйдылар һәм кешеләргә куркынычсызлыкны тәэмин иттеләр. Икенче көнне иртән җимерелүнең сәбәбен ачыклау һәм алга таба гамәлләрне билгеләү өчен проектантлар килде. Бүгенгә әлеге баскыч маршын ремонтлау проекты бар инде, эшләр алып барыла», – диде ул.
Хәзер мәйданчыкта бетон мендәр салу өчен опалубкалар җыю эшләре бара. Проект оешмасының баш инженеры Татьяна Шмелева билгеләп үткәнчә, авария вәзгыяте тулысынча өйрәнелгән, подвал тикшерелгән һәм җимерелүнең сәбәбе ачыкланган. «Бу очракта плитаның завод брагы булган. Ул бик түбән урнашкан, шуңа күрә төзелеш вакытында ярык күренмәгән. Бина инде 45 ел эксплуатацияләнгәнгә күрә, чыдамлык сәләте кимегән. Плитәнең деформациясе булган. Марш бу плитага таянган булган, шуңа күрә ул җимерелгән кисәк белән бергә кузгалган», – дип аңлатты ул.
Т.Шмелева билгеләп үткәнчә, торгызу өчен баскыч басмаларын төзүнең 3 варианты каралган. Алар барысы да эшләнеп, подрядчыга тәкъдим ителгән. «Башта алыштыру өчен металл баскыч каралды, ләкин подвал шактый дымлы булганга, бу вариант туры килмәде. Аны я монолит бетоннан, я кирпечтән ясыйсы гына кала. Нәтиҗәдә, без кирпеч вариантта тукталырга булдык, ул иң уңайлы, оптималь һәм башкаруда тиз булачак», – дип сөйләде ул.
Барлык эшләрне бер ай эчендә тәмамлау планлаштырыла. «Бу баскыч өчен фунндамент булып монолит мендәр хезмәт итәчәк. Тимер-бетон крепостьны алу өчен 21 көн тора. Бер атнадан без баскычларны монтажлый алабыз, әмма алар буенча йөрергә әле мөмкин булмаячак. Кирпеч кладкасын, баскычларны да якынча 21 көн салачаклар. Халыктан бераз түземлек соорыйбыз», – дип өстәде проект оешмасының баш инженеры.
Белгечләр йортның подвал дәрәҗәсендә урнашкан башка конструкцияләрен карап чыкты. Тикшеренү объектларның тиешле дәрәҗәдә тәэмин ителгән булуын күрсәтте. Шул ук вакытта идарәче компания барлык 66 хезмәт күрсәтүче йортта да төзелеш конструкцияләренә экспертиза үткәрү турында карар кабул итте, баскыч мәйданчыкларының торышына аерым игътибар бирде. Моннан тыш, атна саен уздырыла торган шәһәр штабында барлык идарәче компанияләргә дә шундый ук тикшерүләр үткәрү йөкләнде.
«Тикшеренүләр шәһәрнең башка подъездларында һәм йортларында үткәреләчәк. Мондый очраклар башка булмасын өчен барысын да эшләячәкбез», – дип йомгаклады Д.Анисимов.