Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.03.2025, 09:45

2025 елда Казанда 226 күпфатирлы йорт ремонтланачак

Шәһәрдә 459 лифт алыштырылачак — узган елга караганда өч тапкырга күбрәк

Казанда капиталь ремонт программасына агымдагы елда 226 күп фатирлы йорт кертелгән. Шуның нәтиҗәсендә 67 мең кешенең торак шартлары яхшырачак. Эшләрне башкаруга 4,1 млрд сум каралган.

141 йортта 459 лифт алыштырылачак — бу үткән ел белән чагыштырганда өч тапкырга күбрәк. 20 йортта лифтларны алыштыруга керешкәннәр инде. Уртача алганда лифтны алыштыру өч айга кадәр вакыт ала.

46 йортта җылыту системасы алыштырылачак, 56 йортта яңа түбә, 26 йортта яңа фасад булачак, ә тагын 22 йортта фасадны җылыту планлаштырыла. Моннан тыш, 10 йортта һава торышын җайга салу төеннәре урнаштырылачак, ә икесендә янгынга каршы система төзәтеләчәк.

Тулы ремонт 16 күпфатирлы йортта узачак. Бу максатларга 676 млн сум каралган.

Элеккеге тулай торакларны төзекләндерү дәвам итә. Быел сигез йортка ремонт ясалачак.

Шулай ук 24 азкатлы йорт ремонтланачак. Биш ел эчендә Казанда шундый 296 йорт яңартылган.

Программа нигезендә фасад, түбә һәм үзәк җылыту буенча сезонлы эшләр 15 августка кадәр, ә капиталь ремонтның барлык төрләре буенча 1 ноябрьгә кадәр тәмамланачак.

Капиталь ремонт программасы Татарстан һәм Казан бюджетларыннан, шулай ук торак милекчеләре акчаларыннан финанслана. Гыйнвардан Татарстанда капиталь ремонт өчен минималь тариф 8 сум 47 тиен тәшкил итте. Ул Идел буе федераль округында иң түбән күрсәткечләрнең берсе.

2008 елдан Татарстан башкаласында барлыгы 4 меңнән артык күп фатирлы йорт төзекләндерелгән. Соңгы кыска вакытлы өч еллык программа кысаларында 2023 – 2025 елларда 612 йорт ремонтланачак.
Барлык яңалыклар