Хәзер шәһәрдә 1,5 сменада эшләү өчен 231 машина йөртүче-механизатор һәм 68 юл эшчесе җитми, дип хәбәр итте Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев. Кадрларны җәлеп итү төрле ысуллар белән дәвам итә, алар турында подряд оешмалары җитәкчеләре җентекләбрәк сөйләде.
Игорь Куляжев искәрткәнчә, кышын урамнарны җыештыруда 562 берәмлек махсус техника эшли, шуларның 345е подряд оешмаларыныкы. Хәзер машиналарның 89 проценты кышкы шартларда эшләү өчен җиһазландырылган.
Мэр күп кар яву вакытында, мәсәлән, ун көн рәттән, җыештыру маршрутларын анализларга һәм вакыйгаларның мондый борылышына әзер булырга кушты.
Республиканың «Татлизинг» ДУП аша ярдәме белән быел муниципаль предприятиеләр өчен 21 берәмлек техника сатып алынган. Оешма үз акчалары хисабына гомуми суммасы 51 млн сумлык тагын җиде машина сатып алган. Шулай ук 20 берәмлек техника 25 млн сумга капиталь ремонтланган.
Кыш көне карны «Водоканал» МУП-ның сигез стационар кар эретү пунктына, шулай ук Тэцевская урамындагы мәйданчыкка чыгарачаклар. Көчле кар яву вакытында вакытлыча кар туплау пунктлары файдаланыла, аларның исемлеге район администрацияләре белән берлектә әзерләнгән һәм ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына җибәрелгән.
Урам-юл челтәрен карап тоту өчен дүрт подряд оешмасы җавап бирә
Казанда кар җыю өчен җаваплы дүрт подряд оешмасы билгеләнгән. Аларның ел ахырына кадәр килешү йөкләмәләре бар. Эшләрнең заказчылары район хакимиятләре булды. 2025 елга подрядчылар конкурс нәтиҗәләре буенча декабрьдә билгеләнәчәк.
Кышка 220 берәмлек махсус техника әзерләнгән: аларны яңартканнар, төзәткәннәр, юнәлдерү җайланмалары белән җиһазлаганнар. Быел парк өч трактор һәм төягеч белән тулыланды, алар лизингка алынды. Үз акчалары хисабына шнекоротор, чүп ташу машинасы һәм йөк машиналарын да кертеп, алты автомобиль сатып алынган. Ел ахырына кадәр тагын ике трактор сатып алыначак. Кар күп яуган чорда арендага алынган техниканы өстәмә җәлеп итү планлаштырыла.