Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.10.2020, 12:52

Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе: коронавирус буенча вәзгыять тотрыклы кала, өстәмә чикләүләр кертү өчен нигезләр юк

Авыручылар арасында һәр бишенче кеше – пенсионер, шуларның 17%-ы 65 яшьтән өлкәнрәкләр.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче октябрь, Алена Мирошниченко). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны тотрыклы, әмма киеренке кала бирә, дип хәбәр итте бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе – ТР буенча баш дәүләт санитария табибы Марина Патяшина. Авыручылар саны аз булса да артуга карамастан, Татарстанда өстәмә чикләүләр кертү өчен нигезләр юк.

Төркиядән Казанга кайтучыларның 97,5%-ы «ковид»ка вакытында тест тапшыра

Бүгенге көндә республикада COVID-19 белән авыруның 7284 очрагы теркәлгән, шуларның 28-е–соңгы тәүлектә. Узган тәүлектә 9 кеше сәламәтләнде, пандемия вакытында барысы – 6122 кеше. Хәзерге вакытта авырулар белән элемтәгә кергән һәм СОVID-19 белән авыруга шикләнелгән 717 татарстанлы үзизоляциядә.

Марина Патяшина хәбәр иткәнчә, авырулар арасында һәр бишенче кеше–пенсионер, шуларның 17%-ы 65 яшьтән өлкәнрәкләр. «Алар куркыныч яный торган төркемгә карыйлар һәм хәзер җәмәгать урыннарына чыгуны, кунакка йөрүне чикләргә, җәмәгать транспортында битлектән файдаланырга тиешләр», – диде ул.

Соңгы тәүлектә «ковид»ка 5764 кеше тикшерү узган. Спикер сүзләренчә, тестлаштыру күләме арта. Бу башлыча Казан аэропортына Төркиядән килгән гражданнарны тикшерү хисабына бара. ТР буенча баш дәүләт санитария табибы билгеләп үткәнчә, чит илдән кайтучыларның 97,5%-ы тикшерүне вакытында уза. Ә Төркиягә очышлар ачылганнан бирле «ковид»ның 11 читтән кергән очрагы теркәлгән.

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары – Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков ПЦР-тестлар белән тәэмин ителеш турында сөйләде. «Без алар белән тулы күләмдә тәэмин ителгән, вәзгыять кулда тотарлык. Кирәк була калса, без куәтне арттыра алабыз, әмма күләм җитәрлек. Шул ук вакытта билгеләп үтәм, ПЦР-тестлар теләк буенча үткәрелми», – дип ассызыклады ул.

«Маска» «ковид»тан гына түгел, ә башка 200 вирустан да саклый»

Коронавирус белән зарарлану куркынычы булган урын җәмәгать транспорты кала бирә, дип искәртте М.Патяшина. «Иң яхшы саклану – ул битлек куллану, гәрчә без кондукторларның да, пассажирларның да моңа салкын карый башлаганын күрәбез. Маска «ковид»тан гына түгел, һава-тамчы юлы белән тапшырыла торган һәм сезонлы күтәрелү чорында активлаша торган кискен респиратор-вируслы инфекцияләрнең 200 төрле вирусыннан да саклый, – дип ассызыклады ул.

Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе сөйләгәнчә, предприятиеләрдә эпидемиологик куркынычсызлык чаралары үтәлешен контрольдә тоту көчәйтелгән. Бер атна эчендә ведомство белгечләре 757 объектны тикшергән, аларның 46-ында кагыйдәләр бозу ачыкланган. Куркынычсызлык кагыйдәләрен бозган өчен пандемия чорында 4 млн 700 мең сумлык штраф язылган. Моннан тыш, тупас хокук бозулар табылганлыктан 20 объектның эшчәнлеге туктатылган. «Кырыс контроль дәвам итәчәк, чөнки бу чараны без иң нәтиҗәле дип саныйбыз, ул вәзгыятьне тотрыклы дәрәҗәдә сакларга мөмкинлек бирә», - дип белдерде М.Патяшина.

Концертларда куркынычсызлык чараларын үтәүне контрольдә тоту да көчәйтеләчәк. Шулай итеп, спикер сүзләренә караганда, чараларны оештыручыларга тамашачыларны һәм кунакларны саклану чаралары белән тәэмин итү генә түгел, ә аларның кулланылышын контрольдә тоту да йөкләнәчәк.

Бер атнада кискен респиратор-вируслы инфекцияләре аркасында уку процессы ТРның 16 мәктәбенең 34 сыйныфында туктатылды.

Мәгариф өлкәсендә Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре проблемалар ачыкламаган. Контрольдә 17 авыру очрагы гына кала, шуларның 4-е студентларга туры килә, 3-е – укучыларга һәм 10-ы – педагогларга. 15 очракта – ул коронавирусның кискен респиратор-вируслы инфекцияләр рәвешендә чагылышы һәм бары тик 2 очрак кына үпкә ялкынсынуы очрагы, дип билгеләде спикер.

Мәктәпләрдә иртәнге фильтр вакытында, сентябрь аенда Татарстанда кискен респиратор-вируслы инфекцияләр билгеләре булган 4440 бала ачыкланган. Соңгы тәүлектә – 114 шундый очрак. М.Патяшина хәбәр иткәнчә, кискен респиратор-вируслы инфекцияләр белән авыру сәбәпле соңгы атнада уку процессы 16 мәктәпнең 34 сыйныфында туктатылган. Барлык уку йортлары, берсеннән кала (Баулы районыннан) – Казанда.

Татарстанда бер атна эчендә кискен респиратор-вируслы инфекцияләр белән авыруның 19 мең 291 очрагы теркәлгән.

Сүз уңаеннан, соңгы атнада Татарстанда кискен респиратор-вируслы инфекцияләр белән авыруның 19 мең 291 очрагы билгеле. Бу алдагы атна белән чагыштырганда 12%-ка кимрәк.

«Хәзерге вакытта Сәламәтлек саклау министрлыгының кискен респиратор-вируслы инфекцияләр белән авыруларның күплеге аркасында эше артык күп, – дип сөйләде В.Жаворонков. – Бу гражданнарның аңлы булуы белән бәйле, чөнки алар «ковид» белән авырырга куркалар, шуңа күрә ешрак табибларны өйгә чакыралар. Димәк, амбулатор хезмәт кискен респиратор-вируслы инфекцияләрнең һәр очрагына диярлек чыга. Шуннан медицина учреждениесенә йөкләнеш арта. Йогышлы хастаханәненең йөкләнешен бераз киметү өчен, без аңа ярдәмгә Республика клиник хастаханәсендә бүлек ачарга карар кылдык. Монда пациентлар медицина аеруы һәм кирәк булган очракта дәвалау узачак».

Барлык яңалыклар