В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эшчеләр асфальтның өске катламын салды, коймалар куйды һәм махсус билгеләр урнаштырды.
Фото: ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче ноябрь). Казанда Короленко урамындагы участокта – Ямашев проспектыннан алып Черноморск урамына кадәрге территориядә 730 метр озынлыктагы юл ремонтланды.
Юл хезмәте хезмәткәрләре асфальтның өске катламын җәйде, периль коймалар куйды һәм махсус юл билгеләре урнаштырдылар.
Ремонт «2022 елда Татарстан Республикасы Казан шәһәренең юл-урам челтәре объектларында тузган катламнарны торгызу һәм авария чокырларын бетерү» программасы буенча башкарылды, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.