Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.03.2023, 09:25

«Казан – хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласын май аенда Төньяк вокзал янындагы скверда ачачаклар

Вертикаль конструкциягә фундамент салынган, ә аның каркасы 80% әзер.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы март, Юлия Летникова). Төньяк вокзал янындагы скверда «Казан – хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласын 8 нче майда ачу планлаштырыла. Вертикаль конструкциянең каркасы 80% әзер, якын арада стеланың состав өлешләре – пилоннарны ясау башланачак. Шул ук вакытта скверда истәлекле композиция урнаштыру өчен мәйданчык әзерлиләр. Бүгенге көндә стеланы урнаштыру өчен фундамент салынган инде.

Стела өчен урынны Казан халкы KZN.RU порталында уздырылган сораштыру барышында сайлады. Күпчелек тавышларын Төньяк вокзал янындагы сквер өчен бирде. Истәлекле композиция урнаштырылачак участок киртәләнгән. Хәзер территориядә стела урнаштыруга әзерлек бара: төзүчеләр демонтаж эшләрен тәмамлыйлар һәм пилоннарны урнаштыру өчен фундамент салалар, тышкы яктырту системасын тоташтыралар. Кар эрегәннән соң скверда брусчатка җәя башлаячаклар, ә инде апрель ахырында стела үз урынын алачак.

«Казан – хезмәт батырлыгы шәһәре» истәлекле композициясе 26 метр биеклектәге стеладан гыйбарәт, бу сигез катлы йорт белән чагыштырырлык, һәм аның ике ягында да пилоннар бар. Проектны скульптор-монументалист Денис Стритович эшләгән. Стеланың өске өлешендә Казан гербы сурәтләнәчәк, аскы өлешендә Россия Президентының шәһәргә мактаулы исем бирү турындагы указ тексты язылган табличка урнаштырылачак. Пилоннарның берсендә рус һәм татар телләрендә «Казан – хезмәт батырлыгы шәһәре» дип язылган, ә икенчесендә Татарстан башкаласында яшәүчеләрнең хезмәт батырлыклары иллюстрацияләре (станокларда, басуларда, госпитальләрдә эшләүчеләр) белән барельефлар булачак. Истәлек композициясе яктыртылачак.

Конструкцияне Казанның «Неон-Арт» ҖЧҖ ясый. Аларның эшләре арасында Горький шоссесындагы «Казан» керү стеласы, шулай ук Мәскәүдәге һәм Туладагы керү стелалары бар. Проект менеджеры Юлия Алеферук сөйләвенчә, стеланы берничә этапта ясаганнар: беренчесе һәм иң күп вакыт таләп итә торганы проектны производствога яраклаштыру булган, шуннан соң каркаслар һәм паннолар ясау, ә аннары җыю һәм тышлау башланган.

Бүгенге көндә стеланың каркасы 80% ка ясалган. Ул корыч торбалардан ясалган өч тигез һәм бер кечерәк секциядән тора. Стеланың каркасы перфорацияләнгән панельләр белән тышланачак, аларны иртәгә үк ясый башлаячаклар. Стела эчендә кызыл төстәге металл табак урнаштырылачак, ул төнлә яктыртылачак. Хәзерге вакытта, яктырту хисабына металл төсе георгий тасмасындагы кебек кызгылт сарыга якын булсын өчен, кирәкле төсләрдәге светодиод модульләрне сайлау бара. «Истәлекле композиция аңа хезмәт күрсәтү өчен конструкция эченә керү мөмкинлеге булырлык итеп проектланган. Моннан тыш, каркаста баскыч каралган», – дип билгеләп үтте Ю.Алеферук. Бу, мәсәлән, модульләрнең энергия блоклары эштән чыкса, аларны алыштыру өчен кирәк.

Якын арада «Неон-Арт» хезмәткәрләре пилоннар каркасы ясау белән шөгыльләнә башлаячак. Пилоннар композициянең катлаулы өлеше, аларның ике ягында да бик күп кырлар бар. Дизайн хезмәт күрсәтү өчен эчкә керерлек итеп эшләнәчәк. Пилоннарның каркасын рәсемле яки текстлы барельефлар белән уратып алачаклар. Барлыгы 100 кв. метр мәйданлы 40-50 плитә урнаштыру күздә тотыла.

Барельефка сурәт төшерү өчен Россия өчен сирәк очрый торган техника кулланыла – алдан фрезерлау белән икеләтә анодлаштыру. Мондый ысул шактый катлаулы – бер үрнәккә сурәт төшерү кимендә бер атна вакыт таләп итә. Техниканың өстенлеге – плитәләр вандализмга чыдам булачак.

Истәлекле композицияне 32 кв. метр мәйданлы фундаментка урнаштырачаклар. Аны урнаштыру белән шулай ук «Неон-Арт» шөгыльләнәчәк. Башта эшчеләр нигез детальләрен монтажлыйлар, монолит нигезгә каркас урнаштыралар, аннары аны каплап чыгачаклар. Эшләр турыдан-туры скверда башкарылачак. Стеланы 30 нчы апрельдә урнаштыру планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Казанга һәм тагын 19 Россия шәһәренә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирелде. Аларның һәрберсендә шәһәр гербы һәм РФ Президентының мактаулы исем бирү турындагы указы тексты белән стела барлыкка киләчәк

Узган ел Казанның Төньяк вокзалы янындагы скверда «Хәтер бакчасы» акциясе уздырылды. Шәһәр халкы ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында 30 агач утыртты.

Фоторепортаж
Казанда «Казан – хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласын әзерләү бара
Барлык яңалыклар

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Казанга һәм тагын 19 Россия шәһәренә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирелде. Аларның һәрберсендә шәһәр гербы һәм РФ Президентының мактаулы исем бирү турындагы указы тексты белән стела барлыкка киләчәк.