В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда ачык шәһәр киңлекләрен кимерүчеләр һәм талпаннардан эшкәртү дәвам итә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче апрель). Казанда ачык шәһәр киңлекләрен кимерүчеләр һәм талпаннардан эшкәртү дәвам итә. Бүген шәһәрнең дезинфекция станциясе белгечләре Кабан күленең яр буе зонасын эшкәрткән.
Язын санитар-эпидемиологик хезмәт хезмәткәрләре шәһәрнең 1324,10 гектар ачык территориясендә дератизация (кимерүчеләрне юкка чыгару буенча комплекслы чаралар) үткәрергә планлаштыра, көз көне эшкәртелә торган мәйдан тагын 882,74 гектарга артачак. Акарицид эшкәртү белән (талпаннарны юк итү буенча чаралар комплексы) 265,37 гектар мәйданны колачлау планлаштырыла. Административ-техник инспекция идарәсендә ассызыклауларынча, барлык эшләр Россиянең әйләнә-тирә мохитне саклау турындагы гамәлдәге законнары таләпләрен үтәп башкарыла, бу кешеләргә, хайваннарга һәм кошларга зыян китерү куркынычын калдырмый.
Профилактик чаралар Казанда апрель уртасында старт алды. 13-нче апрельдән алты парк, унбиш сквер, өч бульвар, ике поселок, шулай ук 14 яшел территория, шул исәптән Меңьеллык мәйданы һәм Казан Кремле янындагы калкулык битләрен кимерүчеләрдән эшкәрттеләр. Дератизациянең гомуми мәйданы 219,3 гектар тәшкил итте.
Шәһәрдә талпаннарга каршы эшкәртү эшләре 14-нче апрельдән башланды. Бу вакыт эчендә белгечләр шәһәрнең гомуми мәйданы 29,3 га булган биш скверын, ике паркын һәм биш яшел территориясен эшкәрткән. Алдагы 3 көндә акарицид эшкәртү явым-төшем булмаганда һәм җилсез һава шартларында гына башкарылачак. Мондый шартларда талпаннарның барлыкка килүен кисәтү буенча күрелә торган чаралар нәтиҗәлерәк.
Административ-техник инспекция идарәсендә билгеләп үтүләренчә, быел һава торышы көн саен профилактик чаралар үткәрергә мөмкинлек бирми. Апрельдә температураның көчле төшүләре, шулай ук явым-төшемнең күп булуы теркәлгән. Мөмкинлек барлыкка килү белән, дезстанция белгечләре, үзизоляция вакытында паркларда һәм скверларда шәһәр халкы булмаганда, планның күбрәк өлешен башкарырга һәм территорияләрне мөмкин булганча күбрәк эшкәртергә тырышалар. Исегезгә төшерәбез, дезэшкәртү вакытында кешеләр йөрмәве хәерлерәк. Эшләр план буенча барган очракта үзизоляция режимы тәмамланган вакытка казанлылар инде эшкәртелгән паркларга һәм скверларга ял итәргә чыга алачак.