Бу ял көннәрендә 25 һәм 26 июльдә Казан Кремленең Гавами урыннарында ачык һавада кино күрсәтү булачак. Казанлыларга «Катак. Ледниковый побег» һәм «Звериный рейс», дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте.
25 июльдә 20:30 сәгатьтә шәһәр халкына «Катак. Ледниковый побег» мультфильмын күрсәтәчәкләр. Фильмның эчтәлеге буенча Катак исемле аккош яшьтәшләренеке кебек ак төс булмаган, шуның өчен ул борчыла. Ул әбисенең теләген үтәү һәм үсүен күрсәтү өчен, Катак төньякка куркыныч маҗарага китә.
Шимбә көнне, 26 июльдә, «Звериный рейс» мультфильмы күрсәтеләчәк. Фильмның эчтәлеге бөтендөнья су басу алдыннан Ной йортына эләккән ике тычкан-музыкант турында сөйли. Аларга бергәләп маҗаралар белән тулы гаҗәеп сәяхәткә чыгу өчен хәйләкәр план уйлап табарга туры киләчәк. Сеанс 20:30 да башлана.
Теләге булган һәркем катнаша ала. Керү ирекле.