Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.06.2025, 13:06

Казан һәм Минск футбол командалары иптәшләрчә матчта уйнадылар

Матчның мәртәбәле кунаклары – Казан мэры Илсур Метшин һәм Минск шәһәр башкарма комитеты рәисе Владимир Кухарев

Бүген Казанда «Трудовые резервы» стадионында 11х11 форматында Казан һәм Минск балалар-яшүсмерләр футбол командалары арасында иптәшләрчә матч узды. Матчның мәртәбәле кунаклары – Казан мэры Илсур Метшин һәм Минск шәһәр башкарма комитеты рәисе Владимир Кухарев.

Матчта 2011 елгы спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Уен 35 минутлык ике таймда узды. Матчны ачу тантанасында Казан футболы легендасы, «Рубин» Казан футбол клубы ветераны, «Рубин» мактаулы тамгасы иясе, СССР спорт мастеры, 1965 елгы РСФСР вице-чемпионы Альберт Фәйзуллин һәм «Рубин» Казан футбол клубының тагын бер ветераны Николай Пензин катнашты.

«Казан һәм Минск командалары арасындагы иптәшләрчә матч, һичшиксез, безнең шәһәрләр арасында дустанә элемтәләрне ныгытуга ярдәм итәчәк – спорт һәрвакыт халыклар дуслыгына һәм тынычлыгына хезмәт итте. Моннан тыш, матч тәҗрибә алмашу һәм спортчыларның һөнәри дәрәҗәсен күтәрү, шулай ук яшьләр арасында футболны популярлаштыру өчен бик яхшы платформа булачак», – дип ышана Казан башкарма комитетының спорт комитеты рәисе Линар Гарипов.

Матч нәтиҗәләре буенча, 0:3 исәбе белән Минск командасы җиңде.

Иптәшләрчә матч Казанда 9 һәм 10 июньдә уза торган «Минск көннәре» кысаларында уздырыла. Программада шулай ук бизнес-очрашулар, ярминкәләр, мәдәни чаралар уздыру да каралган.

Казанда Минск көннәре Татарстан Республикасы белән Беларусь Республикасы арасында сәүдә-икътисадый элемтәләрне ныгыту максатыннан уздырыла.

Исегезгә төшерәбез, узган елның декабрендә Казан мэры Илсур Метшин һәм Минск башкарма комитеты рәисе Владимир Кухарев шәһәрләр арасында тугандаш мөнәсәбәтләр һәм хезмәттәшлек урнаштыру турында килешүгә кул куйдылар. Тантана Белоруссия башкаласы Ратушасында узды, анда Илсур Метшин эш визиты белән булды.

Фоторепортаж
Казан һәм Минск җыелма футбол командалары иптәшләрчә матчта уйнады
Барлык яңалыклар