Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.06.2025, 15:12

Татарстанның 1236 җәйге лагере санитар-эпидемиологик нәтиҗә алды

Татарстан республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе балалар ялы өчен рөхсәт ителгән урыннар реестрын җыйды

Татарстан республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 1236 җәйге сәламәтләндерү учреждениесен контрольдә тота. Беренче сменалар старт алган балалар ялы урыннарының барысы да санитар-эпидемиологик нәтиҗәгә ия. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Әгәр сез үз балаларыгызның ялы өчен лагерь сайласагыз, һичшиксез, аның санитар-эпидемиологик нәтиҗәсе бармы-юкмы икәнен карагыз. Әгәр сайланган лагерь реестрда юк икән, димәк, ул файдалану өчен рөхсәт ителмәгән, һәм юллама сатып алырга, бигрәк тә үз балаңны анда җибәрергә һич тә киңәш ителми», – диде спикер.

Санитар-эпидемиологик нәтиҗәгә ия лагерьлар реестры ТРның балалар һәм яшьләр эшләре министрлыгы һәм Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең рәсми сайтларында урнаштырылган.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанда балалар өчен җәйге сәламәтләндерү кампаниясе старт ала: шәһәр читендәге ике муниципаль лагерь – «Заречье» һәм «Восток» яшь казанлылар өчен үз ишекләрен ачачак. Беренче 18 көнлек сменалар 595 бала кабул итәчәк. Җәй буена лагерьларда 15 меңнән артык бала ял итәчәк.

Барлык яңалыклар