Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.02.2026, 11:08

Бер тәүлек эчендә Казан урамнарыннан кар җыю эшенә комачаулый торган 48 автомобильне эвакуацияләгәннәр

Тиешсез урынга куеп калдырылган машиналар махсус техника эшен тоткарлаган

Денис Гордийко фотосы

Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 48 автомобиль махсус стоянкаларга озатылган. Тиешсез урынга куеп калдырылган транспорт чаралары «Буран» планы кысаларында шәһәрне чистарта торган техника эшенә комачаулаган.

Транспорт комитеты ассызыклап әйткәнчә, ташландык машиналар кар чистарту эшен шактый акрынайта: техника полосаны тулысынча иңләп уза алмый. Нәтиҗәдә, юл өлешләре җыештырылмыйча, кар астында кала, әлеге күренеш машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр өчен куркыныч тудыра.

Автомобиль йөртүчеләрдән, коммуналь хезмәтләр эшенә каршылык тудырмау өчен, юл билгеләренә игътибарлы булулары, транспорт чараларын тыю күрсәткечләре куелган урыннарда калдырмаулары һәм машиналарын мөмкин булганча алдан күчереп куюлары сорала.

Исегезгә төшерәбез, җомга көнне кич белән шәһәрдә «Буран» планы гамәлгә кертелде. Кичә Казан урамнарын җыештыру өчен рекорд сандагы 1353 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.

Казанлылар юлларның һәм тротуарларның торышы турындагы хәбәрләрне @kznhelpbot телеграм-ботына юллый яисә +7(843)222-72-22 телефон номерына шалтыратып җиткерә ала.

Барлык яңалыклар