Шәһәр халкы ремонт эшләрен уздыру планына үз өстәмәләрен кертә алачак
Фото: Денис Гордийко
Җыелышларны үткәрү графигы:
19 нчы сентябрьдә 18:00 сәгатьтә – Мир ур., 8;
19 нчы сентябрьдә 19:30 сәгатьтә – Рихард Зорге ур., 39;
20 нче сентябрьдә 18:00 сәгатьтә – Дубравная ур., 5;
20 нче сентябрьдә 19:00 сәгатьтә – Дубравная ур., 25а;
21 нче сентябрьдә 19:00 сәгатьтә – Павлюхин урамы, 110 һәм 110а.
Оештыручылар территорияне алдан ук күршеләр белән бергәләшеп узарга һәм барлык җитешсезлекләрне билгеләп үтәргә тәкъдим итә, мәсәлән: яктырту белән бәйле проблемалар, юлларның, тротуарларның, парковкаларның уңайсыз булуы һәм башкалар. Күршеләр белән проблемалы мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлеге турында алдан фикер алышырга кирәк. 2/3 кеше аңа риза булса, ишегалды планы эшкә кабул ителәчәк. Җыелыштан соң да, эш башланганчы да тәкъдимнәр кертергә мөмкин. Аларны «Безнең ишегалды» проектының социаль челтәрләрендә шәхси хәбәр белән, идарәче оешма яисә 7(800)275-20-20 телефоны буенча кайнар линия аша җибәрергә була.