Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.01.2019, 11:04

2008 елдан башлап Казанда торак фондының 46 проценты капиталь төзекләндерелгән

2019 елда 234 күпфатирлы йортны капиталь ремонтлау планлаштырылган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы гыйнвар, Ксения Швецова). Узган ел Казанда 280 күпфатирлы йорт (МКД) капиталь ремонтланды, ә 2008 елдан капиталь ремонт шәһәрнең бөтен торак фондының 46% колачлады – бу якынча 2700 йорт, дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин Казан Мэры Илсур Метшинга эш нәтиҗәләре турында хисап барышында.

Тулаем алганда, капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру буенча Казан миллионлы шәһәрләрнең күрсәткечләрен узып китә, дип билгеләп үтте И.Гыйнниятуллин, бу елда программага 1,85 млрд сумлык 234 күп фатирлы йорт кертелгән, дип өстәде. Шулай ук быел 2020 елга тагын 192 йортка проект-смета документациясен эшләү планлаштырыла.

Күпфатирлы торак йортларда капиталь ремонттан тыш, агымдагы ремонт һәм җиһазларны алыштыру дәвам итә. Әйтик, узган ел Казанның 38 йортында лифтлар алмаштырылган һәм 116 йортта һава торышын җайга салу төеннәре урнаштырылган. Быел 48 йортта лифт алыштыру планлаштырыла, тагын 83 йорт һава торышын җайга салу төеннәре белән җиһазландырылачак.

И.Гыйнниятуллин шулай ук социаль объектларны капиталь төзекләндерү эшенең төп нәтиҗәләре турында хәбәр итте. Ул искәрткәнчә, 2018 ел Казанның балалар бакчаларын масштаблы төзекләндерү буенча беренче ел булды – 19 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе яңартылды. Моннан тыш, 3 мәктәптә капиталь ремонт үткәрелде. Татарстан башкаласында барлыгы 7 ел эчендә 1981 елдан өлкәнрәк 135 мәктәп ремонтланган, 4 ел эчендә 65 балалар бакчасы яңартылган, дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

Агымдагы елда программага 529 йорт кертелгән.

Казанда өстәмә белем бирү учреждениеләрен ремонтлау дәвам итә. Узган ел Татарстан башкаласында 8 яшүсмерләр клубы ремонтланды, 2013 елдан бирле 26 учреждение яңартылды, бу ремонт таләп итә торган барлык клубларның яртысын тәшкил итә.

Казанда поликлиникаларны капиталь ремонтлау программасы кысаларында 2 ел эчендә 68 сәламәтлек саклау объекты ремонтланган, шуларның 16-сы узган елда яңартылган, дип искәртте спикер һәм Казанда Торак фондын һәм социаль объектларны капиталь ремонтлау быел да дәвам итәчәк, дип билгеләп үтте.

Видеорепортаж
29.01.2019 11:10
И.Гыйниятуллин ТКХ өлкәсенең 2018 елда эшчәнлеге буенча хисап тотты
Барлык яңалыклар