Республикада коронавирус авыруы белән бәйле вәзгыять тотрыклы булып кала бирә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче май, Ксения Швецова). Быел Татарстан мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестатлар тапшыру белән тантаналы чаралар узачак, ә кичәге укучылар үзләре укуның тәмамлануын җәмәгать туклануы йортларында билгеләп үтә алачак. Шул ук вакытта барлык санитар-эпидемиологик таләпләр дә үтәлергә тиеш, дип хәбәр итте бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
Татарстанда коронавирусның Британия штаммының 21 очрагы ачыкланган
Татарстанда пандемиянең бөтен чорында яңа коронавирус инфекциясе белән авыруның 20 мең 944 очрагы теркәлгән, 100 мең кешегә бу күрсәткеч 536 очракны тәшкил итә. COVID-19 шиге астында 2885 кеше, алар медицина күзәтүе астында кала бирә.
Аэропортларда санитар-карантин контроле дәвам итә. Соңгы тәүлек эчендә 32 һава судносы, 3203 пассажир тикшерелде, ОРВИ билгеләре булган затлар ачыкланмады. «Бүген чит илдән кайтучыларны ПЦР-диагностика методы белән коронавируска ике тапкыр тикшерү мәҗбүри таләп булып тора», – дип искәртте Л.Авдонина.
Татарстанда короновирусның Британия штаммының 21 очрагы ачыкланган, дип хәбәр итте Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары. Шуларның 20-се Казанда, берсе – Югары Ослан районында теркәлгән.
Республикада бер атна эчендә СОVID-19 авыруының 92 кайтарылган очрагы ачыкланган, шул ук вакытта 54 инфекцияле кеше чит илләрдән кайткан: 39 кеше – Төркиядән, 8 – Танзаниядән, 3 – Гарәп Әмирлекләреннән, 2 – Кубадан һәм берәр кеше – Мисырдан һәм Мальдивыдан.
Гомумән алганда, республикада инфекция белән чирләү тотрыклы булып кала, дип билгеләп үтте Л.Авдонина. «Үсешкә яки түбәнәюгә аерым тенденция күзәтелми, – диде ул. – Уртача алганда тәүлегенә 30-35 яңа очрак теркибез».
Озакка сузылган май бәйрәмнәреннән соң белгечләр май ахырыннан да иртәрәк нәтиҗәләр ясый алмаячак, дип өстәде Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары.
Акт заллары тулылыгы 70%-тан да артмаска һәм бактерицид лампалар белән җиһазландырылырга тиеш.
Оештырылган коллективларда коронавирус инфекциясе белән авыруның 573 очрагы теркәлгән. 153 мәктәп укучысы, 181 студент һәм 239 педагог авырган, дип хәбәр итте Л.Авдонина. 568 учак карантинга ябылган, аларның һәркайсында укучыларның берсе чирләгән. Тагын 5 учак белгечләр контролендә кала.
Әмма вәзгыять массакүләм чаралар үткәрергә мөмкинлек бирә, аларда барлык профилактика чаралары да үтәләчәк, дип билгеләде Л.Авдонина. «Без тантаналы чараларны уздыруны тыю өчен нинди дә булса сәбәпләр күрмибез. Акт заллары чыгарылыш сыйныф укучыларын тиешле күләмдә сыйдырырга мөмкинлек бирә, – диде ул. – Исегезгә төшерәм, утырту урыннары 70 процент артмаска тиеш».
Балаларны чыгарылыш белән котларга килгән барлык туганнар битлекләрдә булырга тиеш, чыгарылыш укучыларының үзләренә шәхси яклау чараларын кулланмаска рөхсәт ителә, дип өстәде спикер. Залда туганнарны утырту дистанцияне үтәп башкарылырга, ә заллар үзләре бактерицид лампалар белән җиһазландырылырга тиеш.
Кафе яки ресторанда бәйрәм уздырганда гомумтуклану биналарына карата булган барлык таләпләр дә үтәлергә тиеш. Әйтик, бәйрәм итү вакытында кафеда чыгарылыш сыйныф укучылары гына булырга, ә оешмалар тиешле вакытта гына эшләргә тиеш.
Имтиханнарны чыгарылыш сыйныф укучылары бер ел элек булган кагыйдәләр буенча бирәчәк, дип хәбәр итте Л.Авдонина. «Узган ел барысы да эшләнде, укытучылар һәм укучылар барлык таләпләр турында белә, – дип аңлатты ул. – Без балаларның күп җыелуын булдырмас өчен аттестациягә килү графигын төзергә, термометрия, кулларны эшкәртү, укучыларны дистанция калдырып утыртырга киңәш итәбез».
Укытучыларга һәм күзәтүчеләргә имтиханнарда һичшиксез битлекләр кию, шулай ук коронавирустан прививка ясату киңәш ителә, дип өстәде спикер.
Татарстанда бүген 282 мең 858 кеше коронавирус инфекциясеннән прививка ясаткан, дип хәбәр итте ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков. «Республикада 153 вакцинация пункты эшли. Сәүдә үзәкләрендәге мобиль пунктларда 6756 кеше прививка ясаткан, – дип сөйләде В.Жаворонков. – Вакцинация дәвам итә. «Спутник» һәм «ЭпиВакКорона» вакциналары кулланыла. Якын арада без Чумаков исемендәге институттан яңа вакцина керүен көтәбез».