В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Консультация алу өчен алдан язылырга кирәк
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче ноябрь). Иртәгә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил «Россия Пенсионерлар берлеге»нең республика буенча төбәк бүлеге белән берлектә хокукый ярдәм көне үткәрәчәк.
Белгечләр милекне ничек бүлергә, әгәр хезмәт һәм пенсия, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендә хокуклар бозылса, нишләргә кирәклеге турында сөйләячәкләр.
Консультацияләр 15:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Мәүлетов урамы, 21 адресы буенча «Алга» яшьләр клубында узачак. +7(843) 279-25-02, +7(843) 279-25-12, +7(843) 279-25-99 телефоннары аша алдан язылу кирәк, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.