Казанда сентябрьгә 17 уку йорты ремонтланачак
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче июнь, Татьяна Марюхова). Татарстан башкаласында мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт башланды. Яңа уку елына 17 яңартылган мәктәп һәм 21 ашханә ачылачак, алар мәктәп рестораны форматында эшләячәк. Бүген Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров 82 нче һәм 98 нче мәктәпләрдә булды һәм эшләрнең барышын тикшерде.
Беренче объект Качалов урамындагы 107 нче йортта урнашкан 82 нче мәктәп булды. Бина сугыш алдыннан 1936 елда төзелгән. Бүгенге көндә учреждениедә 803 бала белем ала һәм 46 педагог эшли.
Рөстәм Гафаров керү төркемен, коридорларны һәм махсус уку сыйныфларын, актлар һәм спорт залларын карады. Хәзер барлык эшләрне башкару проценты 12% тәшкил итә, әмма «Викара» ҖЧҖ подряд оешмасында хәбәр итүләренчә, аларны август уртасына тәмамлау планлаштырыла.
Эшчеләр түбәсен алыштырган, фундамент һәм фасадны ремонтлаган, тәрәзә рамнары тәртипкә китерелгән һәм таләп ителгән урыннарга яңа тәрәзәләр куелган. Күп вакыт таләп иткән эшләр буенча – вентиляция, канализация системасын монтажлау һәм җылыту системасын алыштыру – башкару проценты азрак. Җиһазларны, мебельне һәм инвентарьны алыштыру планлаштырыла. Объектта бер сменада 50 кеше эшли.
Эшләрне башкарганда Рөстәм Гафаров, эш материалларының сыйфатын югалтмыйча, эстетик компонентка аерым игътибар бирергә кушты. Икенче йөкләмә спорт залындагы өслекне алыштыру булды. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе ассызыклаганча, ул сыйфатлы булырга һәм озак еллар хезмәт итәргә, ә балаларга физик культура дәресләрендә шөгыльләнергә уңайлы булырга тиеш.
Рөстәм Гафаров караган икенче учреждение – Әмирхан Еники урамы, 23 адресы буенча урнашкан 98 нче мәктәп. Биредә 584 укучы белем ала һәм 46 педагог эшли. Бинада капиталь ремонт соңгы тапкыр 2014 елда үткәрелгән, шуңа күрә бүген яңарту таләп ителә – объект быел программага кертелгән.
Бинаның төп өлеше 1939 елда төзелгән, ә аңа янкорма – 1989 елда. Бүгенге көндә эшләрнең үтәлеш проценты 17% тәшкил итә. Рөстәм Гафаров биредә уку сыйныфларын, коридорларны, спорт залын һәм керү төркемен карады. Ул «Стройинвест» ҖЧҖ подряд оешмасына эшләрне башкару темпларын арттырырга һәм аларны билгеләнгән срокларда башкарырга кушты, чөнки уку йорты яңа уку елы башлануга ачылырга тиеш.
Мәктәп директоры вазифаларын башкаручы Евгения Зарубежная хәбәр иткәнчә, эшчеләр объектка күптән түгел генә, белем бирү процессы тәмамланган соң гына, кергәннәр, әмма моңа карамастан, эшләрнең бер өлеше инде башкарылган. Бүген объектта бер сменада 20 кеше эшли.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Татарстан башкаласында 51 мәгариф учреждениесе яңартылган, шул исәптән 143 нче һәм 173 нче мәктәпләр, шулай ук 131 нче лицей. 18 нче гимназиядә төп корпус ремонтланган, яңасы төзелгән – сентябрьдә 670 укучы парта артына утырган.
Мәгариф учреждениеләрендәге ашханәләр дә җәйге чорда үзгәрәчәк – Казанда 21 мәктәп рестораны барлыкка киләчәк. Шәһәрдә барлыгы 144 мәктәп рестораны бар – бу ашханәләрнең гомуми санының 78% ы.
Объектларны карауда шулай ук Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов, Башкарма комитетның Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Мачин, Казанның социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты директоры Петр Королев, подряд оешмалары вәкилләре, проектлаучылар һәм мәктәп җитәкчеләре катнашты.