Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.07.2022, 10:27

Төзекләндерелгәннән соң Мехчылар, Порт, Девятаев һәм Зайцев урамнарындагы ишегалларында парковка урыннары ике тапкырга диярлек артачак

Экскурсиядә Марат Закиров «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру турында сөйләде, ә яшь катнашучылар төзелеш техникасына утырып йөрде

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче июль, Дмитрий Никитин). Казанның Вахитов районында «Безнең ишегалды» программасы буенча Мехчылар, Порт, Девятаев һәм Зайцев урамнары буенча йортлар территорияләрен комплекслы төзекләндерү эшләре алып барыла. Биредә асфальт өслеге яңартылачак, кече архитектура формалары урнаштырылачак, яшел зоналар төзекләндереләчәк, территорияне иске гаражлардан арындырачаклар, ә парковка урыннары саны ике тапкырга диярлек артачак. Бу хакта кичә шәһәр халкы өчен ясалган экскурсиядә Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закиров «Безнең ишегалды» программасы кураторы Арина Петрова белән сөйләделәр. Казанлылар программаны тормышка ашыруның барлык этаплары белән танышып кына калмады, экскурсиянең иң яшь катнашучылары төзелеш техникасына утырып та йөрделәр.

Мехчылар урамы буенча 2, 2а, 4а, 4а, Порт урамы буенча 9, 11, 15,17, Девятаев урамы буенча 7 нче һәм Зайцев урамы буенча 14 нче номерлы йортлар ишегаллары территорияләрен төзекләндерү 8,5 мең кв. метрдан артык мәйданда башкарыла. Бу – «Безнең ишегалды» программасын формалаштырганда комплекслы якын килү үрнәге, ягъни исемлеккә янәшәдә урнашкан берничә территория кертелә.

Төп эшләрнең берсе – асфальт катламын яңарту. Марат Закиров экскурсиядә катнашучыларга юл эшләренең ничек алып барылуы һәм юл өслегенең нинди катламнардан торачагы турында сөйләде. Районнар администрациясе башлыгы юлның автомобиль өлешендәге эчке «пирогның» составы буенча җәяүлеләр юлыннан шактый аерылып торуына игътибар итте. «Машиналар йөрү өлешендәге катламнар күпкә калынрак, озак еллар хезмәт итә алсын өчен шулай эшләнә», – дип ассызыклады ул.

Эшләр тәмамланганнан соң, парковка зонасы ике тапкырга диярлек киңәячәк. Йортлар ишегалларында машина урыннары саны 127 дән 232 гә кадәр артачак, дип өстәде «Безнең ишегалды» программасы кураторы Арина Петрова.

Төзекләндерелә торган ишегалларындагы функциональ зоналар халык соравы буенча формалаштырыла, дип билгеләп үтте программа кураторы, ә кече архитектура формаларын сайлаганда материалларның һәм җиһазларның сыйфатына һәм ышанычлылыгына аерым игътибар бирелә. Экскурсиядә катнашучылар, әйтик, эскәмияләр ясау өчен кулланылачак агач үрнәкләрен өйрәнә алдылар. Аларны, мөмкин кадәр озаграк хезмәт итсен өчен, сыйфатлы буяу материаллары белән каплаячаклар. Балалар мәйданчыгында һәм башка зоналарда кече архитектура формаларын урнаштыру юл эшләре тәмамланганнан соң ук башланачак. «Эшләр технологик таләпләрне исәпкә алып барыла, һәм җайланмаларны билгеләнгән график буенча урнаштырачаклар», – дип өстәде А.Петрова.

Зур территорияне алып кына калмыйча, янгын чыгу куркынычын да арттыра торган законсыз гараж корылмалары Казанның күп кенә ишегаллары проблемасы булып тора. Экскурсия барган ишегалларында 25 законсыз корылма сүтелгән. «Хәзер бушаган урында ял итү зоналарын төзекләндерәләр һәм яңа агачлар утырталар», – дип сөйләде М.Закиров.

Яшелләндерү темасын дәвам итеп, район администрациясе башлыгы экскурсиядә катнашучыларга хәзер авария хәлендәге агачларны алу һәм чыгару эшләре тәмамланып килүен хәбәр итте. Марат Закиров авария хәлендәге агачлар гына киселергә тиеш, шуннан соң территориядә яңа агачлар утыртылачак, дип ассызыклады. Район администрациясе башлыгы шулай ук халыкка, Зур Казан боҗрасындагы яңа участокны файдалануга тапшырганнан соң, тавыш изоляциясе функциясен башкарачак чыршыдан ясалган яшел щитны күрсәтте.

Шуннан соң барлык катнашучылар да ишегалды ремонтында туры мәгънәдә үзләренең эзләрен калдырды. Казанлылар Марат Закиров һәм «Безнең ишегалды» программасы кураторы белән бергә киләчәктә микрорайон территориясендә мәңгеләштереләчәк бетон өслеккә кул эзләрен төшерделәр.

Экскурсия ахырында чарада катнашучы нәниләрне күңелле сюрприз көтә иде. Куркынычсызлык техникасы буенча инструктаждан соң, балалар махсус яктылык кайтаргыч жилетларда Зур Казан боҗрасы төзелеш мәйданчыгы буйлап төзелеш техникасында йөри алдылар.

Исегезгә төшерәбез, «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча быел Казанда 466 йорт территориясен төзекләндерәчәкләр. Программа ТР башкаласында 65% ка диярлек үтәлгән инде. Эшләр 194 ишегалды территориясендә тәмамланган.

Быел Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында «Безнең ишегалды» программасы буенча гомуми мәйданы 144 мең кв. метр булган 69 территория төзекләндереләчәк. Август ахырына кадәр 23 территорияне төзекләндерүне төгәлләргә кирәк.

Фоторепортаж
Вахитов районында экскурсиядә казанлыларга «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру турында сөйләделәр
Видеорепортаж
07.07.2022 19:41
Казанда Идел буе районы ишегаллары территориясе буенча экскурсия узды
Барлык яңалыклар