В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Якшәмбе шәһәр халкы пластик, макулатура, фольга һәм башка икенчел чимал тапшыра алачак
Якшәмбе 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Миллениум күпере астында икенчел чимал һәм кием-салым кабул итү пункты эшләячәк. Мәйданда шулай ук фримаркет зонасы оештырылачак.
Эшкәртү өчен йомшак пластик, пэт шешәләр, алюминий, полипропилен, фольга, табаклы пэт, tetra pak, дой-пак, каты пластик, макулатура, чеклар, пластик тюбиклар, полистирол, пенопласт һәм башка чимал кабул итәчәкләр.
Пунктта яхшы кием-салым һәм аяк киемнәре, су фильтрлары, пластик уенчыклар, органик калдыклар, видео- һәм аудиокассеталар, дарулар, батареялар, лампа һәм градусниклар кабул итмәячәкләр.
Эшкәртүгә кабул ителә торган икенчел чималның төре һәм аларны әзерләү кагыйдәләре белән сылтама буенча кереп танышырга мөмкин.
Кабул итү мобиль пункты Миллениум күпере астындагы парковкада, «УРАМ» экстрим-паркы янында, 4 нче аралыкта эшләячәк. Машинаны акция вакытында гына куеп торырга мөмкин, юл бөтен яктан да ачык булачак.
Чара 2024 нче ел ахырына кадәр, айның һәр соңгы якшәмбесендә узачак. Акция Казансу елгасын үстерү стратегиясе, «ЭкоТехнологияләр», Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе ярдәме белән оештырылган.