Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.06.2025, 11:36

Кремль яр буе һәм Сәетгалиев урамнары буенча хәрәкәт бер айга тиклем чикләнәчәк

Бу ремонт эшләре белән бәйле

4 июньнән 1 июльгә кадәр Татарстан башкаласында Кремль яр буе һәм Сәетгалиев урамнары буенча транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнәчәк. Бу ремонт эшләре белән бәйле, дип хәбәр итә шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты.

Сәетгалиев урамында ике якка да Кремль яр буе урамы белән кисешкән участокта хәрәкәт этаплап чикләнәчәк.  Машина йөртүчеләргә ремонт бригадалары алга таба эшләгән саен машина юлының тараю ихтималын исәпкә алырга кирәк.

Шулай ук Кремль яр буе урамының борылыш элмәгеннән Сәетгалиев урамы белән киселешенә кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен тулысынча ябылачак. Үз чиратында, каршы якта, Казан Кремленә таба барганда, Сәетгалиев урамы белән кисешүдән алып борылыш элмәгенә кадәр хәрәкәт буйларының тараюы көтелә, бу машина йөртүчеләрдән зур игътибар таләп итәчәк.

Машина йөртүчеләргә юл билгеләренә һәм мәгълүмат күрсәткечләренә игътибарлы булырга кирәк. Шәһәр кешеләрен алдан ук үз маршрутларын планлаштырырга сорыйлар.

Исегезгә төшерәбез, ремонт эшләре белән бәйле хәрәкәт чикләүләре турында мәгълүмат махсус бүлектә бастырыла.
Барлык яңалыклар