Быел ТР башкаласының 54 йортында 158 лифт алыштырылачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы май, Юлия Летникова). Бу ел башыннан Казанда йортларны капиталь ремонтлау буенча эшләр күләме 30% ка диярлек башкарылган. Барлыгы 223 йорт яңартылачак, аларда 60 меңгә якын кеше яши. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.
Капиталь ремонт Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында – 55, Вахитов һәм Идел буе районнарында – 47, Киров һәм Мәскәү районнарында – 60, Совет районында тагын 52 йортка кагылачак. Шуларның 53 е аз катлы биналар, 89 ы биш һәм тугыз катлы йортлар, шулай ук 81 е – биек йортлар. Быелгы программага ике мәдәни мирас объекты кертелгән: Театр урамындагы 5 нче йорт һәм Ульянов-Ленин урамындагы 31 нче йорт – Сухановлар утары, дип искә төшерде И.Гыйниятуллин.
«Эшчеләр 81 йортның – түбәсен, 37 йортның – фасадларын, 51 йортның – үзәк җылыту системасын, 56 йортта – салкын су белән тәэмин итү системасын, 26 йортта – кайнар су белән тәэмин итү системасын, 55 йортта – су агызу системасын һәм тагын 38 йортта электр челтәрләрен яңартачак», – дип билгеләп үтте Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары. Шулай ук ике төзелештә янгынга каршы автоматика һәм төтен чыгару системалары урнаштырылачак, бер бинада төтен юлы ремонтланачак, 5 торак йортта җылытуны һава торышына карап көйли торган төенәр урнаштырылачак. Комплекслы ремонт торак фондының 18 объектына кагылачак. Моннан тыш, 54 йортта 158 яңа лифт барлыкка киләчәк.
Торак фондын капиталь ремонтлау белән «Безнең ишегалды» республика программасы үрелеп бара. Әйтик, быел 19 йортта яшәүчеләрнең йортлары гына яңартылып калмыйча, йорт яны территориясе дә төзекләндереләчәк.
Сезонлы эшләр – түбә, фасад, җылыту системасын ремонтлау – 15 нче августка кадәр тәмамланачак, ә калганнарын 1 нче ноябрьгә кадәр тәмамлау планлаштырыла. Ремонт белән параллель рәвештә башкарылган эшләрне кабул итү бара, бүгенге көндә актларның 13% ы тапшырылган. «Башкарма комитет техник заказчы булып тора: без программаны формалаштыру өчен җаваплы, башкарылган эшләрне кабул итүдә катнашабыз, ремонт барышын күзәтәбез», – дип ассызыклады И.Гыйниятуллин. Ул, үз чиратында, идарәче оешмалар халык белән эш алып баралар, бинаның ремонтлана торган өлешләренә керүне тәэмин итәләр, дип өстәде.
Исегезгә төшерәбез, өч еллык программа буенча 2025 елга кадәр ТР башкаласының торак фондының 528 объектын 7 млрд сумнан артык гомуми суммага яңарту планлаштырыла. Узган өч еллык программа буенча Казанда 729 йорт капиталь ремонтланган. Бүгенге көндә Казанда шәһәрнең торак фондының 66,5% ы яңартылган.