В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Түләү йортларның тотышы һәм торак-коммуналь тәэмин ителешенең ышанычлылыгы сыйфатына йогынты ясый
Казанда яшәүчеләрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен идарәче компанияләр алдында бурычы 1 млрд сумга якын. Бер ел эчендә кулланучыларның бурычы кимү тенденциясе билгеләнде һәм ул 5,5% тан артмады. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.
«Мин коммуналь хезмәтләрне кулланучыларга, хөрмәтле казанлыларга торак-коммуналь хезмәтләрне вакытында түләргә өндәп мөрәҗәгать итәм, чөнки йортларны карап тотуның сыйфаты, торак-коммуналь тәэмин ителешнең тоткарлыксызлыгы һәм ышанычлылыгы шуңа бәйле», – диде спикер.
Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренә караганда, ТКХ идарәче оешмалары куелган ресурсларны вакытында һәм тулысынча түләү өчен күп көч куялар. Аларның җылылык энергиясе белән тәэмин итүчеләр алдындагы вакыты чыккан бурычлары 65 млн сумнан кимрәк.
Җитешсез финанслар башка хезмәт күрсәтүләр исәбенә алына, йортларда яшәүчеләргә җиткерелмәгән – түбән хезмәт хаклары аркасында дворниклар җитмәү, кышка сатып алынмаган заманча реагентлар, комплектлаштырылган кар чистарту техникасы паркы. Боларның барысы да кышкы чорда территорияләрне җыюда чагыла.