Татарстан башкаласында 2 августта кайбер урамнарда транспорт хәрәкәтен вакытлыча чикләячәкләр. Бу «Мин күкне сайлыйм» авиация бәйрәмен уздыру белән бәйле.
14:00 тән 22:00 гә кадәр Сибгат Хәким урамы буенча, Декабристлар урамы белән кисешүдән алып Әпсәләмов урамы белән кисешүгә кадәрге участокта ике якны да каплаячаклар. Шулай ук автомобильчеләр Бондаренко урамының ике ягыннан да Сибгат Хәким урамындагы 3 нче торак йорттан Сибгат Хәким урамына килеп җиткәнче үтә алмаячаклар.
Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен бу чорда «Казан» Гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгына керү чикләнәчәк.
Элегрәк
хәбәр ителгәнчә , авиация бәйрәмендә шәһәр халкы өчен күңел ачу программасы һәм балалар зонасы, җирле артистлар чыгышлары, төрле мастер-класслар
оештырыла .
Исегезгә төшерәбез, чаңгы узышлары буенча Россия чемпионатын уздыру чорында «Чаңгы роллерлары» дисциплинасында шәһәрнең кайбер урамнарында транспорт хәрәкәтен
туктатачаклар . Чикләү 2 һәм 3 августта гамәлдә булачак.