Татарстан башкаласында шимбә көнне, 26 июльдә, берничә урам буйлап транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр. Сәбәбе — «Казан триатлоны – 2025» уздыру.
4:00 тән 16:00 га кадәр түбәндәге участоклар ябылачак:
С.Хәким урамыннан Вишневский урамына кадәр юнәлештә Миллениум күперендә (хәрәкәтнең ике уң полосасын чикләү);
Миллениум күпереннән А.Козин урамына кадәр юнәлештә Миллениум күпере астындагы юлда (хәрәкәтнең ике юнәлешен туктатып тору);
Миллениум астындагы юл (Вишневский урамыннан Подлужная урамына кадәр ике якка юнәлеш буенча төшү юллары, ике юнәлештә хәрәкәтне туктату);
Подлужная урамындагы 67 нче йорттан 78 нче йортка кадәр (ике юнәлештә хәрәкәтне туктатып тору);
Вишневский урамында (Миллениум күпереннән Н.Ершов урамына чыгу юлы, хәрәкәтнең ике юнәлешен туктатып тору);
Н.Ершов урамы буенча Вишневский урамындагы төшү юлыннан К. Маркс урамына кадәр («Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексы территориясе янында (вакыт-вакыт белән) һәм электр җир өсте транспортының бару мөмкинлеге булган уң як буен чикләү);
К.Маркс урамында, Н.Ершов урамыннан Толстой урамына кадәр (электр җир өсте транспорты йөрү мөмкинлеге белән хәрәкәтнең уң як буен чикләү);
Толстой урамында, К.Маркс урамыннан Большая Красная урамына кадәр (хәрәкәтнең ике юнәлешен туктатып тору);
Большая Красная урамында, Толстой урамыннан Батурин урамына кадәр (Жуковский һәм Япеев урамнары ягыннан үтеп чыгу мөмкинлеге булган хәрәкәт юнәлешен вакыт-вакыт белән туктатып тору);
Батурин урамы буенча Большая Красная урамыннан Кремль яр буе урамына кадәр (хәрәкәтнең ике юнәлешен туктатып тору);
Кремль яр буе урамында, Меңьеллык мәйданындагы төшү юлыннан Батурин урамына кадәр (хәрәкәтнең бер юнәлешен туктатып тору);
Меңьеллык мәйданындагы автомобиль юлында (Ташаяк урамыннан Батурин урамына чыгу юлында, бер юнәлештә хәрәкәтне туктатып тору);
Батурин урамыннан С.Хәким урамына кадәр юнәлештә Кремль дамбасында (электр җир өсте транспортының йөрү мөмкинлеге белән хәрәкәтнең уң ярым полосасын чикләү);
С.Хәким урамы буенча Декабристлар урамыннан алып «Су спорт төрләре сарае»ның парковкасына кадәр (хәрәкәтнең ике юнәлешен туктатып тору);
С.Хәким урамында «Су спорт төрләре сарае» парковкасыннан Чистай боҗрасына кадәр (хәрәкәтнең бер юнәлешен туктатып тору);
Чистай урамында С.Хәким урамыннан алып Ямашев проспекты ягыннан «Ак Барс Арена» стадионы тирәли әйләнмәле хәрәкәткә җыенганга кадәр (хәрәкәтнең бер юнәлешен туктатып тору);
«Ак Барс Арена» стадионы тирәсендәге эчке юл (хәрәкәтнең ике юнәлешен туктатып тору).
Исегезгә төшерәбез, 26 июльдә Казан алтынчы тапкыр триатлон буенча зур ярышларны кабул итәчәк. Быел 800 спортчы катнашыр дип көтелә.