Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.06.2025, 12:59

Киров дамбасы буенча транспорт хәрәкәтен вакытлыча чикләячәкләр

19 июньнең 22:00 сәгатьтән 23 июньнең 6:00 сәгатькә кадәр трамвай маршрутлары хәрәкәт схемасын үзгәртәчәк

Татарстан башкаласында 19 июньнең 22:00 сәгатьтән 23 июньнең 6:00 сәгатькә кадәр Киров дамбасы буенча транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк. Бу Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясеннән ерак түгел тузган участокта трамвай рельсларын күчерү, шунда ук юл өслеген ремонтлау һәм Сәетгалиев урамы ягыннан дамбага кергәндә трамвай тукталышын төзекләндерү белән бәйле.

Күрсәтелгән чорга Киров дамбасы буенча Ташаяк урамы белән кисешкәнче шәхси транспорт хәрәкәте тулысынча чикләнәчәк, шуңа күрә машина йөртүчеләрне алдан башка маршрутлар сайларга сорыйлар. Кремль яр буендагы борылыш элмәгеннән Сәетгалиев урамына кадәрге участок та транспорт хәрәкәте өчен тулысынча ябык булачак.

Эшләр барышында шәһәрнең пассажир электр транспортының хәрәкәт схемасы вакытлыча үзгәртеләчәк.

19 июньнең 22:00 дән 23 июньнең 06:00 га кадәр «Тимер юлы вокзалы» - «Короленко» элмәләрендә хәрәкәт итүче составны борып, Киров дамбасы буенча трамвайлар хәрәкәте ябылачак.

Бу вакытка 1, 5, 5а номерлы трамвай маршрутлары вакытлыча ябылачак. 7 нче трамвай маршруты 3 нче маршрут белән берләштереләчәк. 7 нче берләштерелгән маршрутның хәрәкәт схемасы: «Тимер юл вокзалы – Колхоз базары – Г.Тукай ур. – Техник ур. – Глазунов ур. – Кояшлы шәһәр – Җиңү проспекты – Академик Арбузов ур., аннары Х.Ямашев проспекты буйлап Короленко элмәгенә борылыш ясап, аннан кире юнәлештә Тимер юл вокзалына кайта».

Эш көннәрендә пассажирларга уңайлы булсын өчен 7 нче маршрутта хәрәкәт итүче состав саны арттырылачак.

Автобуслар эше эш көне җәдвалы буенча оештырылачак.
Барлык яңалыклар