Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.07.2025, 10:24

Казанның «Молодежный» скверында төзәтелгән эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштырылды

Кече архитектура җиһазларын коррозиягә каршы махсус маддә белән капладылар һәм буядылар

Казанның «Молодежный» скверында төзәтелгән эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштырылган. Кече архитектура җиһазларының металл элементларын коррозиягә каршы саклау маддәсе белән каплаганнар һәм буяганнар, ә утыру урыннарын карагайдан яңа такталар белән тышлаганнар.

Шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, җәмәгать киңлегендә барлыгы 30 эскәмия һәм 23 чүп савыты яңартылган.

Моннан тыш, Җиңү көне алдыннан скверда язучы, фронтовик шагыйрь Фатих Кәримгә һәйкәл куелды. Авырлыгы тоннага якын һәм биеклеге 2,9 м булган бронза монумент скульпторлар Денис Мельников һәм Захар Карамян өлгесе буенча ясалган.

Һәйкәлне ачуда ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин һәм башкалар катнашты.
Барлык яңалыклар