Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.06.2021, 09:43

Яңа асфальт, эскәмияләр, балалар мәйданчыгы һәм чүпне аерым җыю: Казанда Четаев урамында ишегалды төзекләндерелә

Илсур Метшин «Безнең ишегалды» президент программасы буенча территорияне төзекләндерү барышын тикшерде, анда комплекслы эшләр көзгә тәмамланачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июнь, Камилә Гобәйдуллина). Казанда «Безнең ишегалды» республика программасы буенча ишегалды территорияләрен төзекләндерү эшләре тулы көченә бара. Ремонт эшләре шәһәрнең барлык районнарында да алып барыла, объектлар арасында – Яңа Савин районында Четаев урамындагы берничә йортка исәпләнгән зур ишегалды. Шулай итеп, биредә яшәүчеләрнең ишегалдында су җыелу проблемасы хәл ителгән инде, ә иске чүп үткәргеч урынына көнкүреш калдыкларын аерым җыю мәйданчыгы җиһазландырылачак. Казан Мэры Илсур Метшин төзекләндерү эшләре белән танышты.

«Казанда быел «Безнең ишегалды» президент программасы буенча 408 йортның ишегалды территорияләрен яңарту планлаштырыла. Бу 10 катлы йортларда яшәүчеләрнең дә яңа матур ишегалды булачак. Анда 2 мең 340 кеше яши. Барлыгы 110 мең казанлы төзекләндерелгән ишегалларына сөенәчәк. Җәй көне без барлык эшләрне дә тәмамларга исәплибез», – диде ул.

И.Метшинга сөйләгәнгә караганда, Четаев урамындагы 31, 33 һәм 35-нче номерлы йортлар ишегалдында комплекслы эшләр планлаштырылган. Боларның барысына да 49,72 млн сум бүлеп бирелгән. Бүгенге көнгә юл эшләре 60%-ка үтәлгән. «Быел ике районга 35 йорт туры килә. Биредә йортлар зур, шуңа күрә балалар мәйданчыгын да эшләячәкбез. Шулай ук участокта су җыела торган проблемалы почмак та бар иде. Без барысын да яңадан эшләдек, бу проблема хәл ителде. Моннан тыш, милекчеләр карары буенча чүп-чар үткәргечләрне ябабыз һәм көнкүреш калдыкларын аерым җыю өчен чүп-чар мәйданчыгын җиһазлыйбыз», – дип хәбәр итте Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов.

Халык сүзенә караганда, аларның кайберләре 1994 елда төзелгән көннән башлап диярлек бу йортларга күченгән, алар чүп-чар үткәргечтән баш тартырга әзер, чөнки хәзер үк чүп-чарны аерым җыярга, тизрәк яңа контейнер мәйданчыгы булдырырга телиләр. «Ишегалды, чыннан да, ремонтка мохтаҗ иде. Без яңартуларны бик көттек, һәм хәзер һәр яхшыруга сөенәбез», – дип билгеләп үттеләр казанлылар Мэр белән сөйләшүдә.

И.Метшин ассызыклаганча, эшләр башланыр алдыннан территориядә иҗтимагый фикер алышулар узды – шәһәр халкы үз теләкләрен әйтә алды. «Халыкның безнең белән диалогта булуы бик мөһим. Ниндидер күзаллаулар, теләкләр булса – уртаклашыгыз, бергә җыелыгыз һәм фикер алышыгыз. Идарәче компания, район башлыгы сезнең белән бергә карар кабул итәчәк. Без игътибар белән тыңларбыз, киңәшербез һәм барысын да эшләргә тырышырбыз», – диде ул.

Быел ишегалларында «Безнең ишегалды» программасы буенча гомуми мәйданы 524 мең кв.метр булган 2,3 млрд. сумлык эшләр башкару планлаштырыла. Бүгенге көнгә 19 йортта юл эшләре тәмамланган, тагын 131 йортта алып барыла. Программа 30%-ка үтәлгән. Барлык эшләр дә график нигезендә алып барыла, аларның төп эшләрен октябрьгә кадәр тәмамлау планлаштырыла.

Ахырда И.Метшин шәһәр кешеләрен иҗтимагый территорияләрне төзекләндерүгә кагылышлы карарлар кабул итүдә активрак катнашырга чакырды. «Без барысын да төзекләндерербез, сезгә колак салабыз. Яшел зоналар да оештырырбыз, җитмәгән урыннарга эскәмияләр дә куярбыз, балалар мәйданчыклары да урнаштырырбыз, әмма тәртип халыкның үзенә бәйле. Сезнең дус-тату яшәвегез, бер-берегез белән сөйләшүегез һәм карарларны үзегез кабул итүегез кирәк. Без теләсә нинди кагыйдәләр урнаштыра алабыз, ләкин сез бер-берегез белән килешмисез икән, бернинди нәтиҗә дә булмаячак», – диде ул.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру кысаларында Казанда 460 йортның ишегаллары яңартылды – 700 мең кв.метрдан артык мәйданда асфальт җәелде, 2,2 мең энергоэффектив яктырткыч һәм 2,5 мең кече архитектура формасы урнаштырылды. Финанслау күләме 2,7 млрд сум тәшкил итте.

Фоторепортаж
Илсур Метшин Четаев урамындагы ишегалдын төзекләндерү барышын тикшерде
Видеорепортаж
16.06.2021 09:54
Илсур Метшин Четаев урамындагы ишегалдын төзекләндерү барышын тикшерде
Барлык яңалыклар