В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Уку төренең үзгәрүе начар һава торышы һәм «Буран» планы кертелү белән бәйле
Денис Гордийко фотосы
Иртәгә, 2 февраль көнне, Казан мәктәпләре, көчле кар явуы һәм «Буран» планы кертелүгә бәйле рәвештә, дистанцион һәм электрон форматта укыту эшчәнлеген дәвам итә. Балалар бакчаларында ата-аналары сабыйларын өйдә калдыра алмаган балалар өчен дежур төркемнәр эшләячәк.
Музыка, сәнгать, спорт һәм сынлы сәнгать мәктәпләрендә, яшүсмерләр клубларында, шулай ук мәдәният йортларында дәресләр туктатылган.
Җитәкчеләрдән хезмәткәрләрне мөмкин булганча дистанцион эшкә күчерергә өндәделәр.
Исегезгә төшерәбез, җомга көнне шәһәрдә «Буран» планы гамәлгә кертелде.