Казанда «Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проектын гамәлгә ашыруга агымдагы елда 2 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Акчалар 14 хасханәне капиталь ремонтлауга, шулай ук «Весна» ТКсында, «Волжские Просторы» ТКсында һәм Вишневка бистәсендә өч яңа медицина учреждениесе төзүгә тотылды. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.
Илдар Шакиров билгеләп үткәнчә, быелдан башлап халыкның сәламәтлеген саклау буенча бурычлар элек гамәлдә булган «Демография» һәм «Сәламәтлек саклау» милли проектларын берләштергән «Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында хәл ителәчәк.
Аның составына сәламәтлек саклауның беренчел чылбырын яңартуга, шулай ук диабет, онкология һәм башка авыруларга каршы көрәшкә юнәлдерелгән төбәк проектлары керә. Аерым алганда, «Сәламәтлек саклауның беренчел чылбырын яңарту» төбәк проекты кысаларында Казанда 14 сырхауханәгә, шул исәптән 7 нче сырхауханәгә, сугыш ветераннары өчен госпитальгә, Зорге урамындагы 18 нче
сырхауханә янкормасына капиталь ремонт ясала.
Шул ук вакытта гамәлдәге учреждениеләрне бушатырга тиешле өч яңа сәламәтлек саклау объекты төзелә. Мәсәлән, «Весна» торак комплексында 25 мең кешегә исәпләнгән
хастаханә барлыкка киләчәк . «Волжские Просторы» торак комплексында балалар хасханәсе төзелә, ул 15 меңнән артык балага хезмәт күрсәтәчәк.
Моннан тыш, Вишневка бистәсендә сменага 60 өлкән һәм 40 бала кабул итә алырлык табиблык амбулаториясе төзелеше төгәлләнеп килә. Беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтүче 8 медицина оешмасы өчен яңа җиһазлар сатып алыначак. Моннан тыш, йөрәк-кан тамырлары авырулары, онкология, шикәр диабеты һәм гепатит белән көрәш проектлары кысаларында.
Республика клиник онкология диспансеры һәм төбәк кан тамырлары үзәкләре өчен кирәкле җайланмалар һәм дарулар сатып алу каралган.