ТР башкаласында берничә урам буенча транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр. Бу «Төнге Казан – 2024» җиңел атлетика йөгерешен уздыруга бәйле.
27 нче июльнең 23:30 дан 28 нче июльнең 00:40 сәгатькә кадәр Кремль дамбасында Батурин урамыннан Декабристлар урамына кадәр хәрәкәт тулысынча ябылачак.
27 нче июльнең 23:30 сәгатьтән 28 нче июльнең 00:40 сәгатькә кадәр Декабристлар урамында Кремль дамбасыннан С.Хәким урамы белән кисешүгә кадәр ике юнәлештә хәрәкәт тулысынча туктатылачак.
27 нче июльнең 23:30 дан 28 нче июльнең 01:00 сәгатькә кадәр Кремль дамбасында Декабристлар урамыннан Кремль яр буена кадәр хәрәкәт тулысынча ябык булачак.
27 нче июльнең 23:00 сәгатьтән 28 нче июльнең 01:30 сәгатькә кадәр Кремль яр буенда Батурин урамыннан алып Сәет Галиев урамына кадәр ике юнәлештә хәрәкәт туктатылачак.
27 нче июльнең 23:00 сәгатьтән 28 нче июльнең 01:30 сәгатькә кадәр Батурин урамында Федосеевская урамы белән кисешү җиреннән Кремль яр буена кадәр ике юнәлештә хәрәкәт чикләнәчәк.
27 нче июльнең 23:00 сәгатьтән 28 июльнең 01:30 сәгатькә кадәр Ташаяк урамыннан Кремль дамбасына кадәр автомобиль юлы буенча ике юнәлештә хәрәкәт туктатылачак.