Участокта светофорлар белән җәяүлеләр кичүе оештырылган
Фото: ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче август). Казанның Мәскәү районындагы Городская урамында юл өслеген ремонтлау төгәлләнде. 350 метр озынлыктагы участокта юл билгеләре, җәяүлеләр коймалары һәм яктырту элементлары урнаштырылган, юл тамгалары төшерелгән. Эшләр «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча үткәрелгән.
Эшчеләр 3,2 мең кв.м мәйданда югары ныклыклы вак таш-мастик ЩМА-11 асфальт-бетоныннан өске катламны җәйгәннәр, гомуми мәйданы 833 кв.м булган тротуарларны ремонтлаганнар, һәркайсы 506 погонлы метр озынлыктагы участокларда юл һәм тротуар борт ташын алмаштырганнар.
Хәрәкәт куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен 103 юл билгесе куелган, юл тамгалары төшерелгән, 104 погонлы метр озынлыктагы җәяүлеләр коймалары урнаштырылган. Шулай ук ясалма яктырту һәм светофор ярдәмендә көйләнә торган җәяүлеләр кичүе барлыкка килгән.
Ремонт эшләренә Татарстан бюджетыннан 28 млн сум бүлеп бирелгән, дип ачыклык керттеләр ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, Казанда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча тагын өч урамны ремонтлау төгәлләнде: Коләхмәтов, Хәсән Туфан һәм Адоратский. Тагын сигез участокта – Ленинград, Пржевальский, Вересаев, Ударная, Камчатка, Айдаров, Аркылы Отар һәм Самосыр торак массивындагы Мир урамында эшләр дәвам итә. Гомуми үтәлеш 77% тәшкил итә.