Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.01.2026, 14:30

Ишегалларын кардан чистарту эшенә идарәче компанияләр ике тапкырга күбрәк – 156 берәмлек техника җәлеп иткән

Шулай ук ишегалларында меңнән артык җыештыручы эшли

Денис Гордийко фотосы

Бүген идарәче компанияләр үзләренә билгеләнгән ишегалларын чистарту эшенә 1047 урам җыештыручыны чыгарды, шулай ук әлеге киңлекләрдә 156 берәмлек махсус техника эшли, бу гадәти көннәргә караганда ике тапкыр күбрәк күрсәткеч. Мондый мәгълүматларны шәһәр Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты китерә.

Идарәче компанияләр тротуарларны, керү төркемнәрен һәм ишегалларыннан чыгу юлларын, машина кую өчен билгеләнгән махсус уемнарны һәм подъездларга керү юлларын кардан чистарта. Параллель рәвештә түбәләрдәге карны төшерү эшләре актив алып барыла: кар шуып төшмәсен өчен, авыр кар өемнәрен һәм бозланган кисәкләрне җайлап төшерәләр.

Техника, зур мәйданнарны колачлап, көчәйтелгән режимда эшли, машиналар керә алмаган урыннарда кешеләр ярдәм итә. Күп кенә районнарда ишегалларын чистарту эшенә, урам җыештыручылар белән бергә, халык үзе дә чыккан. Голубятников, Челюскин, Бертуган Касыймовлар һәм башка урамнардагы ишегалларында җыештыру өмәгә әйләнгән. Казанлылар парковка урыннарын чистарту һәм күршеләргә ярдәм итү өчен, көрәкләр тотып, гаиләләре белән бергә урамга чыга.

Исегезгә төшерәбез, кичәдән Казанда «Буран» планы игълан ителде. Шәһәр урамнарында 1178 берәмлек техника эшли, 26,5 мең кар чыгарылган, әлеге күрсәткеч бу елгы кыш өчен рекорд булып тора. Татарстанга чираттагы яңа карлы циклон якынлаша. Синоптиклар фаразы буенча, республикада һәм аның башкаласында көчле явым-төшем, буран, юлларда бозлавык һәм кар көртләре көтелә. Катлаулы метеошартлар ким дигәндә дүшәмбегә, 2 февральгә кадәр сакланачак. Атна уртасында төбәккә кискен салкын һава агымы киләчәк, бу вакытта һава температурасы -24 градуска кадәр түбән төшәргә мөмкин.

Барлык яңалыклар