Җәй башыннан «Метроэлектротранс» МУП юл хуҗалыгы хезмәте хезмәткәрләре трамвай юлларында 607 агач шпал алмаштырган. Җәмәгать транспорты маршрутлары буйлап үлән чабу һәм куакларны кисү дәвам итә.
Моннан тыш, соңгы ике атна эчендә 132 агач шпал һәм 14 метр рельс алыштырылган. Хезмәткәрләр 29дан артык рельс тоташуын эретеп ябыштырганнар, 10 җыелма тоташуны җыйганнар һәм 44 электр тоташуын эретеп ябыштырганнар.
Трамвай депосы территориясендә хезмәт белгечләре уклы күчерүнең ике җыелмасын һәм 43 метр трамвай юлын алыштырганнар. Юлларны күләмле ремонтлау эшләре белән беррәттән, хезмәткәрләр көн саен участокларга чыгалар һәм трамвай өслеген норматив хәлдә тотуга юнәлдерелгән биремнәрне үтиләр.
Авария бригадалары үзәк диспетчер һәм трамвай йөртүчеләренең гаризаларын һәм кисәтүләрен тиз бетерә, дип хәбәр иттеләр «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, предприятие 132 км озынлыктагы трамвай юлларына хезмәт күрсәтә, шуларның 70е бик тузган. «Метроэлектротранс» хезмәткәрләре көн саен юлларны норматив хәлдә тота. Шуңа да карамастан, кертемнәр таләп итә торган участоклар кала. Гомумән алганда, җир өсте электр транспортының юлларын, ярдәмче станцияләрен һәм кабель хуҗалыгын яңартуга якынча 6 млрд сум таләп ителә.