В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген 18:00 сәгатьтә бию дәресе узачак
Бүген Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы чарасы узачак. Кичәдә катнашучылар милли бизәнү әйберләрен ота алачак.
Программа тамашачылар белән бергә бию импровизациясен, фольклор уеннарын һәм халык уен кораллары яңгырашына массакүләм биюләрне үз эченә ала. Дәресләрдә катнашучылар «чалштыру» хәрәкәтен һәм башкаларны өйрәнә алачак.
Программаны Алсу Мәгъсүмҗанова һәм Илфак Хафизов алып барачак. Музыкаль озату өчен Булат Хисмәтов, Айдар Абдрахимов һәм Ләйсән Гәрәева җавап бирәчәк. Хореографлар сыйфатында Алия Төхбатуллина белән Рафаэль Мустяков чыгыш ясаячак.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, шәһәрлеләрне 18:00 сәгатьтә Шиһабетдин Мәрҗани урамы ягыннан Г.Камал исемендәге театр янында көтәчәкләр.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанда татар телендә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» бию дәресләренең бишенче сезоны старт алды. Шәһәр кешеләрен 300 мең сумлык акчалата приз белән бию бәйгесе көтә.