В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Урыны белән зур булмаган яңгырлар явачак
Бүген төнлә һәм иртәгә иртән Казанда аязучан болытлы һава булачак, явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнчыгыштан (5-10 м/с). Термометрлар баганалары -6..-8 градуска кадәр төшәргә мөмкин, юлларда урыны белән бозлавык булырга мөмкин. 11 март көндез һава +1..+3 градуска кадәр җылыначак.
Татарстанда дүшәмбедән сишәмбегә каршы төндә -6..-11 градус салкын, көндез 0..+4 градус җылы булачак. Явым-төшем икеле, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометүзәктә.
Чәршәмбе көнне, 12 мартта, республика җылы һава массасында калачак – төнлә температура фоны -3..+2 градус булачак, көндез +1..+6 градус көтелә. Атмосфера фронты якын булу сәбәпле урыны белән бераз явым-төшемнәр фаразлана: төнлә юеш кар, көндез яңгыр. Аерым районнарда җил 15 м/с ка кадәр көчәячәк.
Пәнҗешәмбе көнне, 13 мартта, урыны белән бераз яңгыр явачак. Төнлә һава температурасы 0..+3, көндез һава +3..+8 градуска кадәр җылыначак.
ТР Гидрометүзәге алдан фаразлаганча, атна азагында җылы һава торышы сакланачак. Хәтта төнге сәгатьләрдә дә температура +1..+4 градустан түбән төшмәячәк. көндез +4..+9 градус көтелә.