Казанда Патрис Лумумба урамында хәрәкәт ике атнага чикләнәчәк. Участокта хуҗалык-көнкүреш канализациясе һәм урта басымлы газүткәргеч челтәрләрен күчерәчәкләр.
Тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр иткәнчә, 24 февральдән 10 мартка кадәр 49 нчы йорт тирәсендә юл ябылачак. Исегезгә төшерәбез, ремонт эшләре белән бәйле хәрәкәт чикләүләре турында мәгълүмат
махсус бүлектә бастырыла.