Сезон башыннан республиканың медицина учреждениеләренә биш меңнән артыграк кеше мөрәҗәгать иткән
Узган елның шушы периоды белән чагыштырганда, Татарстанда талпан тешләгәннән соң медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итү саны 14,5% ка кимегән. Бу республикада эссе һава торышы белән бәйле. Бу вакытта талпаннар актив булмыйлар. Сезон башыннан, талпан тешләп, медицина учреждениеләренә биш меңнән артыграк кеше мөрәҗәгать иткән. Бу турыда матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
Барлыгы кешедән алынган 2228 талпан тикшерелгән. Талпан боррелиозын китереп чыгаручылар 44% очракта, талпан энцефалиты өч очракта (0,13%) табылган. Бүгенге көндә Татарстанда өчәр очрак: талпан боррелиозы (узган ел – 22) һәм талпан энцефалиты (шул исәптән, читтән кертелгән) теркәлгән.
Әйләнә-тирәдән алып тикшерелгән талпаннарда талпан боррелиозын китереп чыгаручылар өч кенә очракта табылган, талпан энцефалиты бөтенләй ачыкланмаган. Республика территориясендә гомуми мәйданда 2917 га акарицид эшкәртү үткәрелгән. Бу ел башында куелган планнан (2625 га) 111% ка артыграк. Эшләрне башкаруга өстәмә финанслау БРИКС уеннарына әзерләнгәндә бүлеп бирелгән.
«Җәйге сәламәтләндерү учреждениеләренә якын территорияләр тулысынча эшкәртелде, талпаннарга каршы эшкәртү лагерьларда беренче смена беткәч тә үткәреләчәк », – дип аныклады Любовь Авдонина.
Республикада шулай ук геморрагик бизгәк белән зарарланучылар саны да кимегән: 130 очрак теркәлгән, бу узган елның шушы периоды белән чагыштырганда, 1,7 тапкырга кимрәк. «Безнең территория өчен һәр өч-дүрт ел саен авырулар саны арту хас. Кискен күтәрелеш инде үткән», – дип ачыклады ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары
Шул ук вакытта әйлән-тирә мохитнең күпьеллык уртача күрсәткечтән югары зарарлануы күзәтелә. Геморрагик бизгәк вирусы белән тотылган кимерүчеләрнең 9,5% ы зарарланган. Элеккечә, кешеләрнең 60% ы табигый шартларда, урман һәм дачаларга барудан авыру йоктыра.
Республикада территорияләрне дератизацияләү 4393 га мәйданда башкарылган. Парк һәм скверлар, җәйге сәламәтләндерү учреждениеләре, урманга якын булган торак пункт чикләре эшкәртелгән. БРИКС уеннарына территорияләрне эшкәртү өчен шулай ук өстәмә акчалар бүлеп бирелгән иде.
Киләсе атнадан Татарстанда холера вибрионы циркуляцияләнүен мониторинглау башлана. Тикшерүләрне 329 су коену урынында, шул исәптән, рөхсәтсез су коену урыннарында да, үткәрәчәкләр. Казанда ачык сулыкларны тикшерү май ахырыннан бирле бара. Һәр атна саен тикшерелеп, 200 су пробасы алынган. «Холера вибрионы табылмады», – дип йомгаклады Любовь Авдонина.