Акция 10:00 нан 12:00 гә кадәр узачак
Бу якшәмбедә Миллениум күпере астында, «УРАМ» экстрим-паркы янында, икенчел чимал кабул итүнең мобиль пункты эшләячәк. Акция 10:00 нан 12:00 гә кадәр узачак, дип хәбәр итә «Казансу үсеше стратегиясе» проекты командасы.
Шәһәр халкы металлдан предметларны, йомшак пластик, ПЭТ-шешәләр, фломастер һәм маркерлар, фольга, вак көнкүреш техникасы һәм электроника, капкачлар һәм башка предметларны эшкәртүгә тапшыра алачак. Тулы исемлек белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин.
Бу көнне хушбуй һәм дарулардан пыяла шешәләр, видео- һәм аудиокассетлар, музыка пластинкалары, аяк киемнәре, су өчен фильтрлар, уенчыклар, батарейкалар, лампалар, градусниклар, дарулар кабул итмәячәкләр.
Фримаркет зонасына кием-салым (чиста һәм яңа килеш), китап һәм журналлар, открыткалар, канцелярия товарлары, эш техникасы, статуэткалар, савыт-саба һәм кухня әсбаплары, балалар уенчыклары, фоторамкалар, бизәнү әйберләре, иҗат һәм хобби өчен материаллар, вазалар, чәчәкләр чүлмәкләре, озак вакыт яраклылык белән туклану продуктлары тапшырырга мөмкин.
Икенче чималны «УРАМ» экстрим-паркы янындагы күпер астында парковкада кабул итәчәкләр. Акциядә катнашучылар өчен шлагбаумны волонтерлар ачачак.
Мобиль пункт җәй ахырына кадәр ике айга бер тапкыр эшләячәк – киләсе икенче чимал кабул көне май аена планлаштырылган.
Акция Казан мэриясе, «Казансу үсеше стратегиясе» һәм «ЭкоТехнологияләр», парклар һәм скверлар дирекцияләре ярдәмендә үткәрелә.